Татар мәгарифе порталы
20-21 нче май көннәрендә Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында «ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсе фестивале узачак. Әлеге фестиваль «Росмолодежь» яшьләр эшләре буенча Федераль агентлыгы һәм ТР яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә уздырыла.
Остаханәләр Казан Мэриясе тарафыннан җәй айларында Казанның паркларында һәм скверларында уздырылучы «Хәрәкәттә – бәрәкәт» спорт һәм иҗат дәресләре проекты белән берлектә үткәрелә. Әлеге мастер-классларны да проектның остазлары – халыкара конкурс-фестивальләр лауреаты, халык биюләре педагог-хореографы Сәидә Миңнебаева, фламенко биюе остасы, хореограф Гөлсинә Галимуллина һәм Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисты Алсу Мәгъсүмҗанова алып бара.
Фестивальнең бурычлары – шәһәр халкына һәм кунакларына татар биюенең нинди төрле, бай һәм кызыклы була алуын күрсәтү.
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты белән берлектә 20 май 18 сәгатьтә Кариев театры каршында кичке халык уеннары, 21 май 13 сәгатьтә Кабан күле буе, «Ак чәчәкләр» скверы һәм Урицкий паркында татар биюе буенча остаханәләр оештырылачак.
Фестиваль программасында:
Фестиваль программасы белән тулырак «ӘйдәБас» проектының рәсми төркемендә танышырга мөмкин: https://vk.com/public214078837