Татар мәгарифе порталы
Татарстан башкаласының бүгенге сәнгати образын тудыру һәм замана рәссамнарының иҗади мөмкинлекләрен үстерү максатыннан Казан шәһәре Мэриясе «Саумы, Казан!» дип исемләнгән рәсем сәнгате конкурсы игълан итә.
Конкурста 18 яшьтән өлкәнрәк рәссамнар катнаша ала. Игътибар үзәгендә – Казан. Иҗат эшләрендә шәһәребезнең тарихи урамнарын, күпләр өчен таныш, ә бәлки киресенчә, чит күзләрдән яшеренгән урыннарын сурәтләргә була. Конкурс эшләренең саны буенча чикләүләр юк. Иң мөһиме – бер автор үзенең бәйгегә тәкъдим ителгән картиналарында Казанның бер үк урынын тасвирламаска тиеш. Шулай ук конкурс эшләренең 2023 елдан да иртәрәк ясалмавы
шарт. Катнашучы конкурска тәкъдим иткән картинаның авторы булуын һәм беркемнең дә авторлык хокукларын бозмавын гарантияли.
Бәйгедә катнашу өчен 2023 елның 15 июленә кадәр saumykazan@mail.ru электрон адресына ««Саумы, Казан!» конкурсына» тамгасы белән гариза юлларга кирәк. Ә картиналарның үзләрен 2023 елның 25 июленнән 29 июленә кадәр эш көннәрендә 9 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр Дзержинского, 27 (Ә.Мәҗитов музее) адресы буенча тапшырасы булачак. Жюри комиссиясе алар белән танышып, катнашучыларның эшләрен рәсем сәнгате (живопись) һәм графика юнәлешендә ике яшь төркеменә бүлеп бәя бирәчәк:
- 18 яшьтән 35 яшькә кадәр;
- 35 яшьтән өлкәнрәкләр.
Димәк, һәр юнәлештә һәм яшь категориясендә 3 җиңүче булачак:
I урын – 120 000 сум;
II урын – 100 000 сум;
III урын – 80 000 сум.
Тулырак мәгълүмат беркетелгән нигезләмәдә урнашкан.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Нигезләмә | 22.34 KB |