Татар мәгарифе порталы
Сез монда
18 фев 2023 - 23:14
17-18 февральдә Казан шәһәрендә «Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» II Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе үтте. Конференция Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы белән берлектә «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, Белем Академиясе, «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы, Казан шәһәренең 16 нчы татар-инглиз гимназиясе тарафыннан үткәрелде.
Конференциянең беренче көне – пленар утырыш – Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының видеоконференцияләр залында үткәрелде. Пленар утырыш эшендә конференцияне оештыручы ведомстволардан, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллегеннән (Мәскәү шәһәре), Санкт-Петербургта урнашкан татар порталлары берлегеннән, Югары икътисад мәктәбеннән (Мәскәү шәһәре) һ.б. оешмалардан вәкилләр конференциянең төп темаларына чыгышлар ясадылар.
«Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» II Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе секцияләре утырышы бүген, 18 февраль көнне, Казан шәһәре Идел буе районының «16 нчы татар-инглиз гимназиясе»ндә үткәрелде.
Конференциянең секцияләре 5 юнәлештә эшләде. Татарстан Республикасы районнарыннан һәм Россия төбәкләреннән (Мәскәү, Санкт-Петербург, Омск, Төмән, Башкортостан) катнашучылар үзләренең фәнни эшчәнлекләре һәм эш тәҗрибәләре турында мәгълүмат ирештерделәр, ә жюри әгъзалары аларны игътибар белән тыңлап, бәя бирде. Россиянең башка төбәкләреннән һәм Казаннан ерак урнашкан районнардан катнашучылар өчен конференциягә онлайн тоташу мөмкинлеге дә бар иде. Барлык фәнни эшләр җыентыкка тупланып катнашучыларга өләшенде һәм һәр катнашучыга сертификат, ә җиңүчеләргә I, II, III дәрәҗә һәм лауреат дипломнары тапшырылды.
Әлеге конференциядә катнашучылар хезмәттәшләренең эшләрен, идеяләрен, проектларын күреп, үзләренә күп яңалык ала алды. Тупланган тәҗрибә профессиональ эшчәнлектә бик тә ярдәм итәр, дип ышанып калабыз.
Жюри әгъзалары урыннар билгеләгән арада конференциядә катнашучылар безнең белән үз фикерләре белән урталклаштылар:
- Бүгенге конференция ошадымы, үзегезнең фикерләрегезне әйтеп узыгызчы?
- Конференция бик ошады. Монда ишеткән, күргән яңа мәгълүмат безнең киләчәк эшебездә чагылачак, яңа методикаларны үзебезнең дәресләрдә куллана алачакбыз. Гомумән бик матур, күңелле һәм файдалы чара булды.
- Конференциянең исеме “Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр”. Сезнеңчә бу тема актуальмы?
- Әлбәттә, бүгенге көндә тормышыбыз мәгълүмати технологияләр белән тыгыз бәйләнде. Балаларда татар теленә мәхәббәт уятырга, тәрбияләргә кирәк, әлеге интерактив технологияләр ярдәмендә укучыларга белем һәм яңа мәгълүмат биру файдалы да, кызыклы да.
- Авыл җирендә балаларны мәгълүмати технологияләр белән таныштыру авыррак бара, чөнки интернет мөмкинлекләре чикле. Шуңа да карамастан, укытучылар нинди юллар таба икән?
- Мондый конференциядә беренче тапкыр катнашабыз. Ерак шәһәрләрдә уза торган чараларга чыгу мөмкинлеге юк. Әлеге конференция безгә башка катнашучыларның эшләрен карап, авылыбыз мәктәбенә яңа мәгълүмат, идеяләр, методикалар алып кайтырга ярдәм итте. Авыл мәктәбендә интернет мөмкинлекләре дә чикле, ләкин нәкъ “Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр” кебек конференцияләр безнең өчен бик файдалы да инде, - дип бүлеште Кукмара муниципаль районы «Р.И.Зарипов исемендәге Байлангар урта мәктәбе» башлангыч сыйныф укытучылары Әминова Рима Сөнгәтулла кызы һәм Рәхимова Ризәлә Кәмил кызы.
Конференциядә актив катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәбез һәм киләсе проектларда көтеп калабыз!