Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Россия мәгариф күзәтүе киләсе 2009 елга Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру вакытын билгеләде. БДИның беренче дулкыны 26нчы майдан 19нчы июньгә кадәр үтәчәк. Бу турыда күптән түгел булып узган киңәшмәдә Россия мәгариф күзәтүенең белем бирү сыйфатын исәптә тоту һәм бәяләү идарәсе башлыгы Валентин Шаулин хәбәр итте.
20-30нче июнь көннәрендә чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәпне тәмамлауны дәлиллүче документ – аттестат һәм БДИ тапшыру турында таныклык алачак.
1нче февральгә кадәр югары уку йортлары кабул итү имтиханнары исемлеген тәгаенләргә һәм абитуриентларны кабул итү кагыйдәләрен хәбәр итәргә бурычлы. Мәктәп укучылары исә 1нче мартка кадәр ике мәҗбүри предметтан кала тагын нинди фәннәрне бирәчәкләрен ачыклап бетерергә тиеш.
20-29нчы апрельдә ярышларга китәчәк олимпиада җиңүчеләре, дәваланырга китүче укучылар һәм тагын бер төркем кызлар-егетләр БДИ тапшыра.
Теге яки бу сәбәпләр аркасында БДИ бирә алмаган кешеләр (армия сафларыннан кайтучылар, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларын тәмамлаучылар) сынауны 7-17 июльдә уза.
20 июньнән дә соңга калмыйча югары уку йортлары документларны кабул итә башлауларын игълан итәргә тиеш. Абитуриентлардан гаризалар 25нче июльгә кадәр алыначак.
Россиянең нинди генә югары уку йортын алма, барысына да БДИ формасында дүрт фәннән имтихан нәтиҗәләрен китерергә кирәк. Шул ук вакытта (бу турында алдагы хәбәрләрдә сөйләнде) Россиянең 24 югары уку йорты өстәмә сынаулар да билгеләргә хокуклы.
Кабул итү имтиханнары тәмамлангач (якынча 30нчы июнь), абитуриентларга 7 көн вакыт бирелә. Бу вакыт эчендә алар гомуми урта белем алу турындагы документның төп нөсхәсен, БДИ нәтиҗәләре турында таныклык тапшырырга бурычлы.
5-15нче августта бюджет урыннарга укырга керүчеләр билгеләнә.
Чыганак: window.edu.ru