Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Университетыбызның беренче проректоры – уку-укыту эшләре буенча проректоры вазифаларын башкарган филология фәннәре докторы, профессор, Россия табигый фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов 2007 елның 26 декабрендә үткәрелгән конференциядә ТДГПУның ректоры итеп сайланды.
Р.Р.Җамалетдинов 1969 елның 27 октябрендә Чүпрәле районының Кече Чынлы авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1987-1989 елларда армия сафларында хезмәт итеп кайткач, ул безнең уку йортының тарих-филология факультетында укый, татар теле, әдәбияты һәм тарих укытучысы белгечлеге ала. Соңгы курста укыганда ук (1994 елда) Р.Р.Җамалетдинов Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгында эшли башлый.
1995-1998 елларда Р.Р.Җамалетдинов үзе тәмамлаган уку йорты каршындагы аспирантурада укый һәм татар филологиясе факультетының декан урынбасары, 2002-2004 елларда факультет деканы, 2004-2006 елларда университетның уку-укыту эшләре буенча проректоры, гомуми һәм чагыштырма тел белеме кафедрасы мөдире, 2006 елның ноябреннән беренче проректор – уку-укыту эшләре буенча проректор вазифаларын башкара.
1999-2002 елларда Татарстан хөкүмәтендә Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлегендә эшли. 1998 елда педагогика буенча кандидатлык, 2004 елда филология фәннәре буенча докторлык диссертацияләре яклый; 1999 елдан – доцент, 2005 елдан профессор дәрәҗәсенә күтәрелә.
2007 елның 15 июнендә университетта республикабызның ике дәүләт теле – татар һәм рус теле белгечлекләре буенча докторлык һәм кандидатлык диссертацияләрен яклау советы булдырыла. Советның рәисе итеп Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов билгеләнә.
Галимнең бүгенге көндә йөзгә якын фәнни хезмәте бар. Р.Р.Җамалетдиновның фәнни эшчәнлеген шартлы рәвештә өч юнәлешкә бүлеп карарга мөмкин: беренчесе – уку-укыту теориясе һәм методикасы. Икенчесе – телләрне, нигездә, рус һәм татар телләрен, чагыштырып өйрәнү. Өченчесе – татар лингвокультурологиясе. Татар тел белемендә Р.Р.Җамалетдинов лингвокультурологиягә беренче нигез салучы булып исәпләнә.
Рәдиф Рифкать улына әлеге катлаулы хезмәтендә зур уңышлар телибез.
ТДГПУның "Яшьлек тавышы" газетасы, №1-2, гыйнвар-февраль 2008 ел
-
- Караулар саны: 2741
Бастыру