Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Игътибар! «БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ – 2022» дөньякүләм татар интернет-проектлары бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамланып килә!
Бәйге татар телендә ясалган, фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәләре белән бәйле интернет-ресурсларны барлау, аларны дөньяга таныту, әлеге ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылып үткәрелә.
Бәйгенең рәсми сайты адресы - konkurs.belem.ru.
2022 елда бәйгене үткәрү этаплары:
Гаризаларны кабул итү: 24.10.2022 – 25.11.2022;
Җиңүчеләрне билгеләү (Жюри эшчәнлеге): 26.11.2022 – 31.11.2022;
Җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү: декабрь аеның беренче-икенче декадаларында.
Бәйге түбәндәге НОМИНАЦИЯЛӘР буенча үткәрелә:
- "Мәгариф, фән, белем һәм милли тәрбия өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект". Әлеге номинациядә мәгариф, фән, милли тәрбия темаларына багышланган интернет-проектларның авторлары/җитәкчеләре катнаша ала.
- "Мәдәният, туризм һәм милләтләр дуслыгы өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект". Әлеге номинациядә татар мәдәниятенә, туризмга, Татарстан Республикасы табигатенә багышланган, Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен һәм мәдәниятен саклаучы татар оешмалары/берләшмәләр/шәхесләр булдырган интернет-проектларның авторлары/җитәкчеләре катнаша ала.
- "Сәясәт, эшмәкәрлек һәм икътисад өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект". Әлеге номинациядә сәясәткә, эшмәкәрлеккә, икътисадка багышланган интернет-проектларның авторлары/җитәкчеләре катнаша ала.
- "ВКонтакте социаль челтәрендә татарча иң файдалы һәм популяр төркем/берләшмә". Әлеге номинациядә ВКонтакте социаль челтәрендә язылучылары саны 1000 кешедән күбрәк булган файдалы һәм популяр татарча төркемнәр/берләшмәләрнең авторлары/җитәкчеләре катнаша ала.
- "Иң файдалы һәм популяр татарча видеоблог/видеоканал". Әлеге номинациядә Youtube, Rutube, Vimeo кебек видеохостингларда татар телендә алып барыла торган видеоблог/видеоканал/видеоподкастлар авторлары/җитәкчеләре катнаша ала.
- "Иң файдалы һәм популяр татарча мобиль сервис, скрипт яисә кушымта". Әлеге номинациядә татар телендә эшләнгән яисә татар теленә өйрәтә торган файдалы һәм популяр мобиль кушымта, мобиль сервис/скрипт яисә чат-ботларның авторлары/җитәкчеләре катнаша ала.
- "Татарча Википедияне үстерүдә иң зур өлеш керткән википедияче". Әлеге номинациядә Википедиянең татарча бүлеге үсешенә өлеш кертүчеләр катнаша ала.
Бәйгедә катнашу өчен рәсми сайтта өстәге менюда КАТНАШЫРГА төймәсенә басыгыз һәм гаризаны тутырыгыз.
БӘЙГЕНЕҢ НИГЕЗЛӘМӘСЕ: http://konkurs.belem.ru/nigezlama
ГАРИЗА ТАПШЫРУ: https://forms.gle/qwCELjm5BZBM9EH56
konkurs.belem.ru/