Татар мәгарифе порталы
Сез монда
«ФДББС буенча иң яхшы дәрес» конкурсы «Мәгариф» журналы тарафыннан оештырыла. Бу елны конкурс бишенче тапкыр үткәрелә (1 февральдән 1 октябрьгә кадәр). Барысы 74 эш кабул ителә. Бигрәк тә Актаныш, Әлки, Буа, Әгерҗе, Арча, Азнакай, Апас районнары, Казан шәһәре мөгаллимнәре аеруча актив катнаша. Математика, биология, химия номинацияләренә язмалар күп.
«ФДББС буенча иң яхшы дәрес – 2022» конкурсы җиңүчеләрен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.
«Биология» номинациясе буенча:
Апас районы Апас урта мәктәбенең югары квалификация категорияле биология укытучысы Гөлфия Камил кызы ГАБИДУЛЛИНА («Движение крови по сосудам. Пульс. Давление крови» дигән язмасы өчен).
«Физика» номинациясе буенча:
Буадагы Мулланур Вахитов исемендәге гимназиянең I квалификация категорияле физика укытучысы Илһам Солтан улы ШАКИРОВ («Кайнау процессы үзенчәлекләре» дигән язмасы өчен).
«Математика» номинациясе буенча:
Арча районы Социалистик Хезмәт Герое Стелла Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр урта мәктәбенең югары квалификация категорияле математика укытучысы Ләйлә Рәүф кызы ТӨХФӘТУЛЛИНА («Әйләнә-тирәдә һәм кеше тормышында тригонометрия» дигән язмасы өчен).
«Химия» номинациясе буенча:
Яшел Үзәндәге 10 нчы гимназиянең югары квалификация категорияле химия укытучысы Гөлнара Газизулла кызы ВАХИТОВА («Профессия учителя в призме химических знаний» дигән язмасы өчен).
«Икътисад» номинациясе буенча:
Казандагы 68 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Илсөя Әмир кызы ШӘРӘФИЕВА («Семейный бюджет. Как его построить?» дигән язмасы өчен).
«Робототехника» номинациясе буенча:
Азнакай районы Җиңү бистәсе урта мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Марина Владимировна САНИЕВА («Приключения Matata Bota» дигән язмасы өчен).
«Информатика» номинациясе буенча:
Әлки районы Яңа Салман урта мәктәбенең югары квалификация категорияле информатика укытучысы Ләйсән Фоат кызы СӘГЫЙРОВА («Основные приемы ввода и редактирования документов» дигән язмасы өчен).