Татар мәгарифе порталы
Сез монда
«Россиянең Ел укытучысы – 2022» бәйгесенең йомгаклау этабын ачу тантанасы Төмәндә узды.
Инде иртәгә үк төбәк конкурсларында җиңүчеләр һөнәри бәйгенең федераль этабында Ел укытучысы исеме өчен көрәшәчәк.
Исегезгә төшерәбез, Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының финалында Татарстан Республикасыннан 2 нче лицей-интернатның тарих һәм җәмгыять белеме педагогы Илсур Җиһаншин катнаша. Нәкъ менә ул Татарстанда «Ел укытучысы – 2022» конкурсында җиңүче булды. Илсур Рөстәм улына уңышлар телибез!
Беренче тур сынаулары 22 сентябрьдән 27 сентябрьгә кадәр узачак: укытучылар Төмән укучылары өчен үз предметлары буенча дәресләр үткәрәчәк һәм креатив дәрестән тыш дәресләр оештырачак. Беренче тур нәтиҗәләре буенча 15 лауреат билгеләнәчәк. Аннары лауреатларга «Ел укытучысына сорау»га җавап бирергә туры киләчәк – бу матбугат конференциясенең форматы, анда конкурсантларга укучылар, ата-аналар, ММЧ вәкилләре, һөнәри һәм мәдәни җәмәгатьчелек вәкилләре сораулар бирәчәк.
Бу сынаулар нәтиҗәсендә биш призер билгеләнәчәк, алар 3 октябрьдә Мәскәүдә йомгаклау этабының өченче турында катнашачак. Иң катлаулы сынауларның берсе – «Педагогик совет» сынавында алар Сергей Кравцов белән заманча мәгарифнең актуаль мәсьәләләрен тикшерәчәкләр һәм аны үстерү буенча үз идеяләрен тәкъдим итәчәкләр.
«Россиянең Ел укытучысы – 2022» Бөтенроссия конкурсында җиңүченең исеме 5 октябрьдә игълан ителәчәк. Традиция буенча, конкурс программасын Халыкара Укытучылар көненә багышланган тантаналы концерт төгәлләячәк, ул Дәүләт Кремль сараенда узачак.
Сынаулар барышын конкурсның рәсми сайтында һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендәге конкурс төркемендә, шулай ук «Россия-Культура» телеканалы эфирында күзәтеп була.
РФ Мәгариф министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Матбугат хезмәте материаллары буенча