Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко Дәүләт йомгаклау аттестациясе турындагы Нигезләмәгә кул куеп, аны юстиция министрлыгына юллады.
Казанда исә БДИның муниципаль координаторы һәм имтихан кабул итү җитәкчеләре, оештыручылар белән Людмила Ногъманова очрашты. Сүз киләсе 2009 елда узачак Бердәм дәүләт һәм Бердәм республика имтиханнары, аларны үткәрүгә куелган яңа таләпләр турында барды.
Барыгызга да мәгълүм беренче яңалык – сынауның инде эксперемент статусыннан азат ителүе. Хәзер БДИ/БРИ һәр мәктәп укучысы өчен мәҗбүри санала. Димәк, моңарчы эшләп килгән +1 бәяләү системасы да юкка чыгарыла.
БДИ-2009 13 предметтан 25нчы майдан 19нчы июньгә кадәр узачак. Рус теле һәм математика – мәҗбүри, калган 11 фән: химия, физика, әдәбият, информатика и мәгълүмати-коммуникацион технологияләр, география, тарих, җәмгыять белеме, биология, чит телләр (инглиз, француз һәм немец) – укучы сайлавы буенча. Кимендә рус теле һәм математиканы уңышлы тапшырган укучыларга аттестат бирелә. Ләкин алар югары уку йортларына укырга керә алмаячак. Альтернатива – башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары.
Югары белем алырга планлаштырган чыгарылыш сыйныф укучылары 2009 елның 1нче мартына кадәр гариза язарга тиеш. Биредә укучы сайлап алган фәннәр исемлеге булу сорала. Югар уку йортлары исә 1нче февральдән дә соңга калмыйча һәр белгечлек буенча кабул итү таләпләрен һәм имтиханнар исемлеген игълан итәргә бурычлы.
Ләкин Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәрләренә караганда, Россиянең 24 югары уку йорты абитуриентларга өстәмә сынаулар оештырырга хокуклы. Бу югары уку йортлар исемлеген http://belem.ru/node/843 сылтамасы буйлап табарга мөмкин. Татарстан уку йортлары әлеге исемлектә юк.