Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасы елы, Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында үткәреләчәк чаралар планын гамәлгә ашыру максатыннан оештырыла торган «Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашу өчен гаризалар кабул итү тәмамланып килә.
Конференциянең төп оештыручылары: «Белем.ру» (Белем Академиясе) ҖЧҖ, Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы, Татнетны үстерү фонды, Казан шәһәре Идел буе районының «16 нчы татар-инглиз гимназиясе» МБГББУ.
Конференция мәгълүмати һәм цифрлы технологияләр үсеше шартларында шәхес, җәмгыять, мәдәният, тел һәм коммуникация үзенчәлекләре үсеше мәсьәләләренә багышланган.
Конференциянең максаты – мәгълүмати һәм цифрлы технологияләр үсеше шартларында заманча җәмгыять, мәдәният һәм телләрнең яшәеше өлкәсендәге проблемаларны ачыклау, тикшерү һәм хәл итү.
Конференциягә җәмәгать эшлеклеләре, фәнни-педагогик хезмәткәрләр, аспирантлар, студентлар һәм гомуми белем бирү оешмаларының 5-11 сыйныф укучылары, муниципаль һәм иҗтимагый оешма вәкилләре чакырыла.
Конференция программасы түбәндәге фәнни юнәлешләрне үз эченә ала:
- Заманча мәгълүмати дөньяда телләрнең үзара тәэсир итешүе
- Хәзерге җәмгыятьтә телләр һәм мәдәниятләр диалогы
- Интернет челтәрендә тел һәм сөйләм
- Мәгълүмати медиакиңлектә массакүләм аралашу
- Тел һәм әдәбиятны өйрәнүдә һәм укытуда инновацион технологияләр
- Мәгълүмати һәм лингвистик куркынычсызлык проблемалары
- Мәгълүмати җәмгыятьтә медиакультура һәм әдәбият
- Шәхес һәм җәмгыятьнең үзара виртуаль хезмәттәшлегенең психологик аспектлары
- Заманча тәрҗемә итү мәсьәләләре.
Конференция ике этапта уздырыла:
I этап (читтән торып катнашу): 2022 елның 15 гыйнварыннан 14 февраленә кадәр.
II этап (онлайн () яисә офлайн катнашу): 2022 елның 19-20 феврале.
Конференциягә материаллар җыентыгын чыгару планлаштырыла. Конференциянең эш телләре – рус һәм татар телләре.
Катнашу формасы: онлайн һәм офлайн.
Җыентыкта бастыру өчен күләме 3 биткә кадәр булган мәкаләне 2022 елның 14 февраленә кадәр https://forms.yandex.ru/cloud/61ded8e251d212fc6f3a8418/ сылтамасы буенча оештыру комитетына юлларга кирәк.
Элемтә: 8(843)215-20-20; e-mail: academy@belem.ru.
Тулырак мәгълүмат: http://belem.ru/language-society-and-information-technology.