Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы югары уку йортларының үзенчәлекле исемлеген булдырган. Бу турыда «Коммерсантъ» хәбәр итә. Алда сүз барачак 24 мәгариф оешмасының ректорлары киләсе 2009 елда кабул итү сынаулары буларак Бердәм дәүләт имтиханныннан тыш башка төр форма да кулланачак.
Шунысы да игътибарга лаек, исемлектә урын алган уку йортлары арасында Татарстан югары уку йортлары юк.
1. М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты
2. Мәскәү педагогик дәүләт университеты
3. Мәскәү физико-техник институты (дәүләт университеты)
4. Мәскәү дәүләт лингвистик университеты
5. Россия Федерациясе Икътисади үсеш һәм сәүдә министрлыгының тышкы сәүдә Бөтенроссия академиясе
6. Дәүләт университеты - Икътисад югары мәктәбе
7. Санкт-Петербург аэрокосмик җиһазлар төзү дәүләт университеты
8. Санкт-Петербург дәүләт университеты
9. Россия Федерациясе Хакимияте каршындагы халык хуҗалыгы академиясе
10. Мәскәү дәүләт медико-стоматологик университеты
11. Мәскәү дәүләт юридик академиясе
12. Н.А. Добролюбов исемендәге Түбән Новгород дәүләт лингвистик университеты
13. Россия Федерациясе Хакимияте каршындагы финанс академиясе
14. Россия дәүләт гуманитар университеты (РГГУ)
15. Волгоград дәүләт медицина университеты
16. Санкт-Петербург икътисад һәм финанслар дәүләт университеты
17. Санкт-Петербург мәгълүмати технологияләр, механика һәм оптика дәүләт университеты
18. Россия суд эшчәнлеге академиясе
19. И.М. Сеченов исемендәге Мәскәү медицина академиясе
20. Россия дәүләт медицина университеты
21. Мәскәү дәүләт матбугат университеты
22. Төньяк-Кавказ дәүләт техник университеты
23. Идарә дәүләт университеты (ГУУ)
24. Халыкара элемтәләр Мәскәү дәүләт институты (университет)
Сынауның башка формаларын да куллану хокукына ия уку йортлары нинди критерийларга нигезләнеп сайланган соң? Исемлеккә һәр бюджет урынга БДИ нәтиҗәләре 80 баллдан да югары булган ике абитуриент дәгъва кылган мәгариф оешмалары сайланган.
Якын арада әлеге исемлек дәүләт карары белән расланачак.
Киләсе елда БДИ 13 дисциплинадан 26нчы майдан 19нчы июньгә кадәр үтәчәк. Рус теле һәм математика мәҗбүри санала. Калган фәннәрне сайлап алу мөмкинлеге бар. Аттестатны укучы нинди очракта да алачак. Ләкин, әйтик, өстәмә сынаулар бирелмәгән икән, аңа югары уку йортларына киләсе елга кадәр юл ябык булачак. Бер елдан БДИны югары балларга биргән очракта, университет-институтларга керү мөмкинлеге булачак.
Киләсе елның 1нче мартына кадәр булачак абитуриентлар мәктәптә тапшырачак предметларны сайлап бетерергә тиеш. Чөнки 1нче мартка кадәр чыгарылыш сыйныф укучысы сайланган фәннәр белән гариза язып тапшырырга мәҗбүр.