Татар мәгарифе порталы
Сез монда
ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Икетеллелек шартларында дәүләт һәм төбәк телләре эшчәнлегенең хокукый нигезләре» халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.
Конференция Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган. Ул «2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уза.
Конференциянең максаты Россия Федерациясе халыкларының телләре арасыннан - Россия Федерациясе республикаларының һәм туган телләрнең дәүләт телләрен укыту методикасын һәм технологияләрен укыту нәтиҗәлелеген арттыру һәм камилләштерү юлларын тикшерү.
Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин рус теле белән беррәттән, башка телләр дә үсеш алырга тиешлеген билгеләп узды.
Ул РФ халыклары телләре сакланышы һәм үсеше дәүләт һәм җәмгыять, һәр гаилә роленнән торганын әйтте. «Без тел ихтыяҗларын саклап калу өчен бөтен шартларны, төптән уйланган мотивация системасын булдырырга тырышырга тиеш. Халык теле — халык тормышы. Традицияләрне, фикерләрне, хисләрне шул телдә тапшырсак, тел яшәячәк», — дип белдерде.
Министр җәмгыять глобализациясе, миграция шартларында рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау, ныгыту мәсьәләләре аеруча акуталь булганын ассызыклады. «Мәгариф өлкәсендә дәүләт сәясәтендә мөһим сорауларның берсе — милләтара аралашу культурасын тәрбияләү. Бу бурычлар уку процессында да, дәрестән тыш эшчәнлектә дә хәл ителә», — диде.
Илсур Һадиуллин мәктәпләрдә биш телдә — татар, рус, удмурт, мари, чуваш телләрендә укыту оештырылганын, сигез тел өйрәнү предметы булы торганын әйтте. Бу рус, татар, удмурт, чуваш, башкорт, мордва, иврит телләре. Бу муниципаль һәм дәүләт мәктәпләре. Бу мәктәпләр белән беррәттән респубикада якшәмбе мәктәбен булдырдык», — диде.
ТР Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов тел югалу шартларында мәгариф өлкәсенә ышанычын баглады.
«Тел югала барганда, мәгариф системасы алгы планга чыга, тел кыйммәтләрен күрсәтә ала», — диде ул «Ике һәм күп теллелек шартларында дәүләт һәм региональ телләрне куллануның хокукый нигезләре» халыкара фәнни-гамәли конференциясендә.
«ЮНЕСКО белешмәсе буенча, әгәр балаларның 70 проценттан кимрәге теге яки бу телдә өйрәнә икән, ул югала торган телгә керә», — диде Мәгъзүм Сәлахов. Аның сүзләренчә, татар теленә дә шундый куркыныч янавы ихтимал.
Ул бүген телләр югалуга глобализация, чит тел сүзләре күп керүе, миграция — халыкларның авыллардан китүе дә сәбәп булганын билгеләп узды.
«Бу конференция телләрне саклау һәм үстерүнең нәтиҗәле чараларын эзләү буларак кабул ителә», — дип белдерде.