Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстан Президенты хозурындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе инициативасы белән игълан ителгән әдәби конкурсның Шигырь һәм Поэма номинацияләре буенча җиңүче әсәрләр исемлеге билгеле.
«Шигырь» номинациясе:
I урын — Нәүрүзбәк. «…көн коела уйчан тәрәзләргә»;
II урын — Шоңкар. «Кош юлы»;
III урын — Кашкарый. «Туган телем».
«Поэма» номинациясе:
I урын — Әхмәр. «Гали Рәхим»;
II урын — Бүре. «Казан»;
III урын — КАФ. «Автомат һәм шигырь дәфтәре».
Шигырь һәм поэма номинациясенә барлыгы 865 шигырь, 23 поэма килгән. Аларны жюри әгъзалары — Разил Вәлиев, Зиннур Мансуров һәм жюри рәисе Ркаил Зәйдулла укыган.
«Шигырь образлы тел белән язылган, көе-моңы бар — җырлап тора. Шигырь техникасы камил», дип бәяләде Разил Вәлиев призлы урыннар алган әсәрләрне.
Жюри әгъзалары арасында Нәүрүзбәк белән Шоңкар бер үк автор түгелме икән шик тә уянды, алай булган очракта Кашкарый 2 нче урынга күтәрелеп, 3 нче урын башка авторга бирелергә мөмкин. Конкурска килгән әсәрләр арасында призлы урыннарга лаеклылары тагын да бар. Әлегә конвертлар ачылмаган килеш моны хәл итеп булмый.
«Без укучы юк, язучы юк дип сөйлибез. Мин инде укучы юк дигәненә ышана да башлаган идем, әмма язучы шулкадәр күп икән — конкурс шуны күрсәтте. Бер ай буе 300дән артык әсәр укыдым», — диде жюри әгъзасы Разил Вәлиев.
Ул шигырьләрнең сыйфаты ягыннан бик төрле булуын искәртте. Күп авторларның өлкән яшьтәгеләр булуын фаразлады. «Темалары үткәнне, балачакны, авылны сагыну», — диде ул. Разил Вәлиев үзешчән әсәрләр белән бергә бик оста кул белән язылганнары да булуын ассызыклады.
«Поэма» номинациясендә призлы урыннарна 200 000, 150 000 һәм 100 000 сум премия бирелә. «Шигырь» номинациясендә 1 урын — 40 мең, 2 нче урын — 30 мең һәм 3 нче урынга 20 мең сум премия билгеләнгән.
Әлеге конвертлар ачылмаган килеш моны хәл итеп булмый. дигәч, авторлар исеме күрсәтелгән конвертлар, конкурс нигезләмәсе буенча, 1 декабрьдә ачылачак.
Татарстан Президенты хозурындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе инициативасы белән игълан әдәби конкурс игълан ителгән иде. Конкурс ябык форматта үтә. Авторлар анда псевдоним белән катнаша.
Татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсы ун номинациядә үткәрелә. Болар – роман, повесть, хикәя, поэма һәм шигырь жанрлары. Шулай ук, повесть, хикәя һәм шигырь жанрының үсмерләр әдәбиятына караганы аерым номинация булып бара. Хикәя һәм шигырь жанрының балалар әдәбияты номинацияләре дә бар.
Фото: https://tatar-inform.ru