Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген Татарстан Республикасы үз Конституциясе көнен билгеләп үтә. Әлеге бәйрәм тарихы белән 1992 нче елга барып тоташса да (нәкъ менә 6 нчы ноябрь көнне Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев республиканың Конституциясен имзалый), чынбарлыкта аның тарихы тагын да тирәнрәк.
1992 нче елдан соң Конституция күп кенә үзгәрешләр кичерә, аның гамәлдәге редакциясе белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайтында танышырга мөмкин.
Әйдәгез, Конституциянең бүгенге көндә (06.11.2021) гамәлдә булган кайбер пунктлары белән танышыйк.
8 статья
1. Татарстан Республикасында дәүләт телләре – тигез хокуклы татар һәм рус телләре.
2. Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнарында, җирле үзидарә органнарында, дәүләт учреждениеләрендә Татарстан Республикасының дәүләт телләре бертигез нигезләрдә кулланыла.
11 статья
1. Татарстан Республикасы – дөньяви дәүләт.
2. Дини берләшмәләр дәүләттән аерылган һәм закон каршында тигез.
13 статья
Татарстан Республикасы – сәясәте кешегә лаеклы тормыш һәм ирекле үсеш тәэмин итүче шартлар булдыруга юнәлтелгән социаль дәүләт.
14 статья
Татарстан Республикасы Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче татарларга милли мәдәниятне, телне үстерүдә, аларның үзенчәлекләрен саклап калуда ярдәм күрсәтә.
20 статья
1. Татарстан Республикасында монополияләштерүгә һәм гадел булмаган конкуренциягә юнәлдерелгән икътисадый эшчәнлек рөхсәт ителми.
2. Дәүләт органнары кече һәм урта эшкуарлык үсешенә ярдәм күрсәтә.
21 статья
1. Татарстан Республикасының үз гражданлыгы бар.
34 статья
1. Һәркем үзенең милләтен билгеләргә һәм күрсәтергә хокуклы. Беркем дә үз милләтен билгеләргә һәм күрсәтергә мәҗбүр ителә алмый.
2. Һәркем туган теленнән файдалану, аралашу, тәрбия, уку һәм иҗат итү телен ирекле сайлап алу хокукына ия.
40 статья
3. Беркем дә, ихтыярый ризалыгыннан гайре, медицина, фәнни яисә бүтән төрле тәҗрибәләргә дучар ителә алмый.
56 статья
1. Татарстан Республикасында һәркем белем алуга хокуклы.
80 статья
1. Татарстан Республикасы законнары татар һәм рус телләрендә кабул ителә һәм бастырып чыгарыла.
2. Законнарның татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәлләштерү уза.
89 статья
Татарстан Республикасы Президенты – Татарстан Республикасының дәүләт башлыгы, иң югары вазыйфаи заты.
PS. Татарстан Конституциясен шулай ук http://tat.gossov.tatarstan.ru/fs/site_documents_struc/konsttat.zip адресы буенча йөкләп алырга мөмкин.