Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Ветераннар китеп бара...
Ветераннарны күрүче
Без соңгы буын инде.
Хәзер сугышлар күрмәгән
Өр-яңа буын килде.
Тарихны сөйләр кешеләр
Китеп бара арадан.
Бик азлар гына сызлана
Сугыштагы ярадан.
Сугышларны күбебез тик
Кино карап беләбез.
Шуңа да сугыш турында
Исән чакта сөйләгез!
Хәтергә кереп калсыннар
Әйткән һәрбер сүзегез.
Сугыш булмасын дөньяда,
Тыныч булсын күгебез.
... Ветераннар китеп бара,
Онытыла сөйләнгән.
Сугыш бара дигән хәбәр
Килә төрле илләрдән.
Сугышны күрде янәдән
Сирияләр, Ираннар.
Кайдадыр сугыштан кайта
Өр-яңа ветераннар...
Раил Гатауллин. 05.12.2016
Җәлил рухы
Кайгы да бар, шатлык та бар,
Моңы да бар, дәрте дә.
Богаулы булса да куллар,
Рухы булган әйтергә.
Тез чүкмәгән, йөз чытмаган,
Сындырмый калган рухын.
Шундый рухлылар хәл иткән
Нәтиҗәсен сугышның.
... Укыйм Җәлил шигырьләрен,
Бер елмаям, бер елыйм.
Йөрәк янып ялкынланам,
Күңелем белән ныгыйм.
*
Җәлил рухы җитми безнең
Богаулы күңелләргә.
Үрнәк миңа Җәлил рухы
Авыр булган көннәрдә.
Раил Гатауллин. 14.02.2013
Безгә бергә яшисе...
Җир шарында күп илләр бар,
Халыклар бар, телләр бар,
Урман, таулар, океаннар,
Елгалар бар, күлләр бар.
Бу дөньяда яхшылык бар,
Гаделсезлек, начарлык.
Тыныч тормыш, сугышлар бар
Кан диңгезе ясарлык.
Дөнья төрле, халык төрле,
Кеше күңеле төрле.
Һәр кеше төрлечә аңлый
Үз тормышын, гомерне.
Бар да төрле – төрле фикер,
Планнар һәм хыяллар!
Ничек икән төрлелекне
Бер урында җыйганнар?
Дуслык булса – сугыш булмый,
Изге җирдә – кансызлык.
Төрле булсак та, кирәкми
Төрлелеккә аңсызлык.
Без бик төрле – дөнья төрле,
Төрлеләр – дөнья тулы.
Төрле булып, шуны аңлап
Бергә яшик дус булып!
Раил Гатауллин. 10.06.2013
Гөрләвекләр ага урамнан
поэма
Тамчы-тамчы яңгыр сибәли,
Яз кояшы никтер югалган.
Кар суларын барысын бергә җыеп
Гөрләвекләр ага урамнан.
Кара карга йөри кәперәеп,
Чыпчыклар да чыр-чу сайраша.
Апрель ае – нинди гаҗәеп ай!
Кояшыннан күзләр камаша!
Бөтен дөнья килә җанланып!
... Бүген генә кояш югалган...
Елаган күк яңгыр сибәли...
Гөрләвекләр ага урамнан...
*
Гүр иясе булды бүген ул,
Ашмый калды картның теләге -
Алмагачлар чәчәк атар көнне
Көтә иде аның йөрәге...
Түзмәде бит: сугыш ярасы
Язлар белән үзен сиздерде.
Алмагачлар чәчәк атмый калды,
Хыялларын картның җимерде...
Ятагында кичә уйлап ятты,
Гомер юлын күздән кичерде.
Күрше Шәрифулла кичен кереп
Аңа кайнар чәйләр эчерде.
Балалары күптән кайтканы юк –
Яңа елдан бирле хәбәрсез.
Бер ул, бер кыз – икесе ике якта...
Әтиләре калды кадерсез.
Улы Котдус алып китәм диеп
Җыенган да иде бер чакны.
Тик Кәрим карт алай җиңел генә
Ташламады туган туфракны.
Ялгыз калды. Орден-медальләре,
Сугыш яралары калдылар.
Сөйгән Кәүсәрия кабере калды...
Балалары читкә тайдылар.
Кәримәсе – кече кызы аны
Бөтенләйгә ахыры онытты.
Бер аягын сугышта югалткан
Үз атаңны карау – хурлыкмы???
Әле ярый күрше Шәрифулла –
Үз яшьтәше аны ташламый.
Утынын яра, мичен ягып чыга,
Килене пешереп кертә ашларны.
Кичә кичен ике күрше бергә
Чәй эчтеләр ак мич янында
Җылы керде бераз Кәрим картның
Суынырга торган җанына.
Нинди яңалыклар булган көн буена –
Шәрифулла чәчми сөйләде.
Алма бакчасына карап торган
Тәрәз күгәннәрен көйләде.
Ә Кәрим карт күз яшьләре аша
Күршесеннән күзен алмады.
- Әйдә, күрше, тыңла әле, – диеп
Сөйләп китте Берлин алганны.
- Аягымны алган Берлин ла ул,
Сөйләмичә түзми йөрәгем.
Йөз кат ишетсәң дә, тыңла, күршем,
Син булмасаң, кемгә сөйләрмен?
Снайпер идем, ләгънәт фашистларның
Котын ала идем берүзем.
Командир да үртәп әйтә иде:
"Бөркетнеке мәллә ул күзең?"
- Бөркетнеке түгел, күрше, хәтерлимсең
Кәбир абыемны?
- Исемдә!
- Бүгенгедәй мин дә хәтерлим шул:
Август аеның бер кичендә
Абыемны эзләп тапкан идем
Ике рота очрашкан чакта.
Сагынудан аерыла алмый тордык
Ике туган кайнар кочакта.
Абыем миннән кулын алу булды,
Ләгънәт төшкән дошман пулясы
Абыемның нәкъ күзенә керде...
Болай булыр дип кем соң уйласын?
Үле гәүдә кочып өнсез калдым,
Бөтен битем канга буялды.
Фашистларга каршы көчле нәфрәт,
Ялкынлы үч уты уянды.
Снайпер диеп күтәреп йөрттеләр.
Һәр сугышта булдым беренче.
Меңләп фашист атып үтереп кенә
Бетереп булмый икән ул үчне.
Һәр биеклек өчен көрәш барды.
Күп дусларым һәлак булдылар.
Дуслар өчен булган үч һәм нәфрәт
Кабат ялкын өстәп тордылар.
Кырык бишнең апрель айларында
Мин үземә урын тапмадым.
Бөтен илем өчен фашистларга
Үч ялкынын һаман сакладым.
Җитте май да, күңел җиңү сизә,
Җиңү якын, дошман җилсенә.
Тик бер көнне фашист аткан пуля
Тишеп керде аяк эченә.
Түздем... Түздем! Тешем кысып түздем!
Үз күзләрем күрде җиңүне.
Насыйп булды, күпме юллар үтеп,
Җиңү көнен миңа күрүне.
Кайткан чакта алмагачлар мине
Чәчәк атып каршы алдылар.
Сандугачлар белән тургайлар да
Җырлый-җырлый озатып бардылар...
Тик пулядан калган яра гына
Гангренага тиздән әйләнде.
Йөрмәс итте аны – Берлиннарны
Урап кайткан батыр адәмне.
Әле ярый, хатыны Кәүсәрия
Ташламады бәгыре Кәримне.
Сөйгәненнән уңды снайпер Кәрим:
Күрде хөрмәт, назны, кадерне.
... Ел артыннан еллар үтә торды,
Балалар да буйга җиттеләр.
Авырлыклар күргән әтиләрен
Үсү белән ташлап киттеләр.
- Кәүсәрия, бәгырем, юк шул инде.
Минем өчен бирде бар җанын...
Шәрифулла кинәт торып басты,
Күршесенең бүлеп уйларын:
- Ярый, күрше, чыгам инде, бик соң.
Иртәгә кич тагын керермен.
- Кер иртән үк, күрше, кичен керсәң,
Ул вакытка бәлки үләрмен.
Шәрифулла инде күп ишетте
Күршесенең "үләм" сүзләрен.
Игътибар да шуңа итмәгәндер
Күршесенең бәгърен өзгәнен.
*
Гүр иясе булды карт Кәрим.
Ашмый калды аның теләге.
Шыгырдыйдыр алма бакчасына
Карап торган тәрәз күгәне...
Кояш качкан болыт арасына –
Кайгыданмы кереп югалган.
Җир өстеннән гөнаһларны юып
Гөрләвекләр ага урамнан...
Раил Гатауллин. 6.04.2000