Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татар авыллары үзенең тырыш халкы, көнкүреше, табигате белән матур, шәхесләре һәм тарихи һәйкәлләре белән горурлана ала. Әмма күбебез еш кына тиешенчә үз туган ягыбызның матурлыгы белән соклана, аның табигатен кадерли, кешеләрен хөрмәт итә белмибез. Туган ягыбызны кадерләргә, табигатен сакларга, авылларны яхшыртырга, аннан чыккан шәхесләрне белергә һәм хөрмәт итәргә кирәк.
"Авылым гүзәллеге" (#авылымгүзәллеге) проекты нәкъ менә шушы максатлардан чыгып 2020 елдан башлап елга бер мәртәбә яз аенда оештырыла. Проектның идея авторы – Раил Галиев. Проектның оештыручысы - Татнетны үстерү фонды. Килешү нигезендә һәр юридик зат әлеге татар интернет-проектының партнёры була ала. Теләге булган һәр юридик яисә физик зат "Авылым гүзәллеге"нең иганәчесе була ала, шул рәвешле татар авылларын таныту һәм үстерүдә өлеш кертергә хокуклы.
Проект 2021 елдан башлап Инстаграм социаль челтәрендә, #сәламәтиртә үзүсеш проекты белән параллель рәвештә үткәрелә. Катнашырга теләк белдереп, 11 майдан 21 майга кадәр 21 көн дәвамында #авылымгүзәллеге проектында катнашучылар үзләренең Инстаграм аккаунтларында көн саен башка кулланучыларны туган авылларының гүзәллеге, тарихы, шәхесләре белән таныштырып барырга алына.
Проектта татар авылында туып үскән һәм, Татарстанда гына түгел, дөньяның төрле почмагында яшәүче интернет-кулланучылар катнаша ала. Яшь чикләре: 13+. Башка кулланучы өчен гариза тапшыру рөхсәт ителми, проектта һәркем үз аккаунтыннан катнаша. Аңлашылмаучанлыклар тумасын өчен аккаунт адресын үзгәртергә киңәш ителми. Проект барышында һәр катнашучының профиле ачык булырга тиеш.
Проектта катнашу өчен:
1. Инстаграм челтәрендә Татнетны үстерү фонды аккаунтына (https://www.instagram.com/tatnet.fond) язылырга һәм хәбәрләшү өчен Фондның җитәкчесе Раил Гатауллин (https://www.instagram.com/rail_belem.ru) белән дуслашырга;
2. Татнетны үстерү фонды аккаунтында урнаштырылган "Авылым гүзәллеге" (#авылымгүзәллеге) онлайн-марафоны башлану турында анонс-яңалыкта комментарийларда катнашырга теләк белдерергә (+ куеп, реаль Исем Фамилияне, туган авылыгыз исемен һәм районын язып гариза калдырырга);
3. 21 көн дәвамында гариза тапшырылган аккаунтта #авылымгүзәллеге хэштегы белән үз туган авылыгызны һәм анда туып-үскән шәхесләрне танытып 1 минутлык кыска видеолар, фотолар белән татар телендә (кыска язма булса, рус телендә яисә үзегез яшәгән ил/дәүләт телендә дә өстәргә мөмкин, татар телен бозып язу тыела, татар клавиатурасын урнаштыру мәҗбүри!) файдалы мәгълүмати язмалар урнаштырырга кирәк.
Марафон башланып 3-4 көн үткәч #авылымгүзәллеге проектының Телеграмдагы рәсми каналына һәм приват чатка чакырып сылтамалар белән Директка чакыру юлланачак. Әлеге чакыруны кабул итеп сылтамалар буенча күчәр алдыннан смартфоныгызга яисә компьютерыгызга/ноутбукка Телеграм кушымтасын урнаштыру сорала. Марафончылар өчен барлык мәгълүмат рәсми каналда һәм приват чатта урнаштырыла, аралашу приват чатта оештырыла. Оештыручылар яхшы дип тапкан язмалар Татнетны үстерү фондының Инстаграм-каналында һәм проектның Телеграм-каналында кабатлап урнаштырылу планлаштырылган.
"Авылым гүзәллеге" (#авылымгүзәллеге) онлайн-марафоны финалистларын тантаналы төстә бүләкләү чарасын оештыру марафон тәмамлангач хәл ителәчәк, шулай ук тантана #сәламәтиртә яисә #әдәбимарафон проектларының финал өлешендә (#әдәбисабантуе чарасында) үткәрелергә мөмкин.
#авылымгүзәллеге