Татар мәгарифе порталы
29 гыйн 2021 - 12:32
Сез татар әдәбиятын яхшы беләсезме?
Ул сезгә кызык түгел кебек тоеламы?
Сез ялгышасыз!
Һәм без сезгә моны исбатлый алабыз.
«Татар әдәбияты: борынгыдан – Яңа заманга» курсы модульле лекцияләргә бүленгән. Ул, гомумтөрки әдәбияттан башлап, Яңа заман әдәбиятына кадәр иң әһәмиятле чорларны, әдәби процессны һәм классик мирас калдырган әдипләрнең иҗатын колачлый.
Курслар һәм пәнҗешәмбе һәм җомга көнне 17:00да Татар китабы йортында узачак. Катнашыр өчен, @univer.tatar һәм https://www.instagram.com/tatar_kitabi_yorti/ аккаунтларына керергә һәм биога куелган сылтама буенча узып яки директка язып теркәлергә кирәк.
Беренче лекция – 28 нче гыйнварда, 17:00 сәгатьтә.
Икенчесе – 29 нчы гыйнварда, шулай ук 17:00 сәгатьтә.
Лекцияләрне филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегулов укыячак.
Темалары:
- Болгар чоры әдәбиятына кереш.
«Кыйссаи Йосыф» – татар әдәбиятының таҗы;
- Шәрык Яңарышы һәм Алтын Урда чоры әдәбияты;
- Сәйф Сараи әсәрләрендә гаделлек һәм ярату мотивы;
- Котб иҗатында гадел идарәче һәм кеше идеалы.
Урыннар чикле.
Курсны тулысынча үтүчеләргә квалификация арттыру турында танык тапшырыла.
Белешмә:
Ачык университет - татар телендә белем бирү курслары, кыска вакыт эчендә сыйфатлы, тирән белем алу мөмкинлеге. Курсларда белем алучыларны атаклы татар галимнәре һәм практик белгечләр, актуаль белем, заманча укыту алымнары һәм татар телле мохит көтә.
Киләчәктә бу курслар онлайн-университет форматында эшләячәк. Координатор: Бөтендөнья татар яшьләре форумы.