Татар мәгарифе порталы
Сез монда
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов татар теле укытучыларының җаваплылыгын арттыру кирәк дип саный. Бу хакта ул Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында әйтте.
«Шәһәр һәм район үзәкләрендә, ким дигәндә, атнасына өчәр сәгать татар теле укыйлар, ләкин мәктәпне тәмамлаганда, балалар телне онытып чыгып китә. Бу мәктәп җитәкчелегенең мөнәсәбәтеннән дә тора. Татар теленә мөнәсәбәтне тамырдан үзгәртергә кирәк, чөнки татар теле укытылышы буенча мәгариф идарәсе дә, мәктәп җитәкчелеге дә беркем алдында да җавап тотмый. Безгә татар теле укытучыларын ничек җаваплы итәргә?» — диде ул.
Марат Әхмәтов әйтүенчә, «иң булдыклы татар теле укытучылары сайлап алынгач та, татар телен укытуга мөнәсәбәт үзгәрмәде». Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әлеге фикер белән килеште.
«Хәзерге вакытта, кыскартулардан соң, 3 мең 490 татар теле укытучысы эшли. Алар 5 меңнән артык иде. Алар арасында телгә мәхәббәт тәрбияләп эшләүчеләре дә күп. Киләсе ел телләр һәм бердәмлек елы дип игълан ителгән икән, сез җитәкләгән комиссия ярдәме белән, мәгариф идарәсе, мәктәп җитәкчеләре белән берлектә, шушы глобаль проблемага игътибарны үзгәртергә тиешбез», — дип җавап бирде Илсур Һадиуллин.
«Без моның өчен борчылабыз. Дәреслек кенә дә җитеп бетми, аңа ихтыяҗ булмаса, аны җиренә җиткерүче булмаса, дәреслекләр шулай ятачак», — диде.
Министр әйтүенчә, полилингваль мәктәпләргә укучылар кабул итү критерийларын эшләү мөһим мәсьәлә булып тора. «Бу эшне дәвам итәргә, кирәкле норматив-хокукый актларны әзерләргә кирәк. Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан булдырылган эшче төркем бу мәсьәләне фикер алышуга чыгарырга тиеш булачак», — диде.
Депутат, КФУ ректоры Илшат Гафуров полилингваль мәктәпләр нинди критерийлар буенча бәяләнәчәк, дип сорашты. «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексы директоры Айдар Шәмсетдинов әйтүенчә, белем бирү учреждениесе ирешергә тиешле күрсәткеч индексы билгеләнә. «Адымнар», гадәти мәктәпкә караганда, югарырак бурычлар куя. Полилингваль белем ул телләрне өйрәнү генә түгел, телнең уку һәм тәрбия чарасы булуы да», — диде директор.
«Полилингваль белемнең әле башында гына торабыз. Хәзерге вакытта кадрлар җитәрлек. Бүген 617 студент КФУда һәм филиалларында белем ала, шуларның 237 се полилингваль мохиттә эш өчен әзерләнә. Хәзер алар һөнәр сайлаганда шушы белгечлекләргә барсын өчен, Татарстан Республикасы белән эш алып барабыз. Алар ай саен 15 мең сум стипендия ала», — диде министр.
Укытучы һөнәрен яратып, аннан соң әкренләп аларның чын укытучы булып үсүләренә ирешү — безнең бурычыбыз, дип искәртте Илсур Һадиуллин.