Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Киләсе елда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый совет утырышларының берсе милли мәгарифкә багышланачак. Бүгенге утырышта киләсе елга бурыч-максатлар каралды.
Совет әгъзасы Камәрия Хәмидуллина милли мәгариф мәсьәләләре белән шөгыльләнү республика өчен мөһим максат булуын билгеләп узды. Ул милли мәгарифне ныгыту максаты августта Татарстан Президенты мәкаләсендә дә чагылыш тапканын, Президент каршында Татар телен саклау комиссиясе дә булдырылганын искәртте.
«2021 ел Туган телләрне саклау елы итеп игълан ителде, шул исәптән, татар телен саклау бурычы тора. Бу милли белем бирү оешмалары позицияләрен исәпкә алуны күздә тота. Бу максат гомуми тавыш бирүгә кертелмәгән иде», — диде ул.
«Ана телләреннән баш тарталар, туган тел итеп, башка телләрне сайлыйлар бит, Президент мәкаләсе дә, комиссия дә юкка гына тумаган. Аеруча мөһим юнәлеш итеп, министрлык максатлары исемлегенә милли мәгариф проблемалары юнәлешендә эшчәнлекне кертер идем», — диде Камәрия Хәмидуллина. Аның сүзләренчә, предметларны татарча укыту өчен уку йортларын дәреслекләр белән тәэмин итү зур проблема санала.
Иҗтимагый совет рәисе Асия Тимирясова бүген регламент буенча тугызынчы максатны кертеп булмавын әйтте. Иҗтимагый совет, күп дигәндә, 5-7 максатны расларга тиеш.
ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев моңа карата үз фикерен белдерде. «Әгәр бу тәкъдимне максатлар һәм бурычлар исемлегенә кертү мөмкин булмаса да, Иҗтимагый советка утырышларның берсенең көн тәртибенә шушы теманы чыгарырга беркем комачауламый. Туган телләрне, шул исәптән татар телен өйрәтү, милли мәктәпләр, туган телдә дәреслекләр мәсьәләләрен җентекләп карарга кирәк», — диде.
Станислав Андреев утырышның көн тәртибендәге бер сорау итеп кенә түгел, милли мәгариф проблемалары буенча тулы бер киңәйтелгән утырыш уздырырга киңәш итте. «Бу проблеманың кискенлеген барыбыз да аңлыйбыз», — диде.
Утырыш гыйнвар аенда узарга мөмкин, дигән якынча карарга килделәр.