Сөмбел Гаффарова сайты

Сөмбел Гаффарова сайты
Әдип турында мәгълүмат: 

Сөмбел Габделәхәт кызы Гаффарова 1980 елның 5 февралендә Казан шәһәрендә язучы Әхәт Гаффар һәм тарихчы-галимә Фәридә Гаффарова гаиләсендә туа. 1986 елда рус мәктәбендә укый башлап, туксанынчы еллар башында Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе ачылгач, укуын шунда дәвам иттерә. Уку дәверендә татар теленнән һәм әдәбиятыннан оештырылган олимпиадаларда, республика күләмендәге инша конкурсларында актив катнаша, призлы урыннар яулый. Бер үк вакытта үзе дә каләм тибрәтә башлап, «Ялкын» журналының 1989 ел гыйнвар санында «Безнең-сезнең заманда» исемле беренче әкияте басылып чыга. Тора-бара хикәя һәм әкиятләре башка журналларда, «Сабантуй» (1993), «Җәйнең җиде төсе» (2000) кебек күмәк җыентыкларда нәшер ителә, ә 1996 елда унберенче сыйныфта укучы уналты яшьлек авторның әкиятләре һәм хикәяләре тупланган «Безнең-сезнең заманда» исемендәге мөстәкыйль җыентыгы дөнья күрә.

1997-2002 елларда С.Гаффарова Казан дәүләт университеты татар филологиясе һәм тарихы факультетының инглиз теле бүлегендә белем ала. Студент вакытыннан «Ялкын» журналында эшләп килә, 2002 елдан ул әлеге басманың «Кәеф» рубрикасы редакторы хезмәтендә.

2006 елдан «Сөембикә» журналында бүлек редакторы вазифасын башкара. С.Гаффарова — 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Чыганак: http://adiplar.belem.ru/sombel.htm