Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Шушы көннәрдә “Ялкын” журналы редакциясендә мәктәп укучыларының «Гаиләм язмышы-илем язмышы» исемле иҗади эшләр республикакүләм конкурсы тәмамланды. Чара сәләтле яшьләргә ярдәм итү, туган телгә кызыксыну уяту, милли үзаң тәрбияләү максатыннан уздырылган. Үзлектән туган як тарихын өйрәнү, гаилә тамырларын ачыклау, шәҗәрә төзү шулай ук бәйгенең уңай яклары санала.
Барлыгы конкурска 300дән артык эш тәкъдим ителгән. Аларны категорияләп бәяләгәннәр: 4-8нче сыйныфлар һәм 9-11нче сыйныфлар.
Ә хәзер бәхетле җиңүчеләрне атыйк:
“Безнең нәселдә олы шәхесләр” - 4-8нче сыйныфлар:
I урын Гөлинә Кәримова, Саба, Олы Кибәч;
II урын Айназ Жәлалов, Чүпрәле, районының 1нче мәктәбе,
Айгөл Фазылҗанова, Арча, Яңа Кишет;
III урын Гөлнур Дәүләтшина, Чистай 16нчы мәктәбе,
Айзирәк Ситдыйкова, Балтач, Карадуган.
9-11нче сыйныфлар:
I урын Алия Камалова, Казан, 174нче мәктәп;
II урын Динә Бохарова, Чүпрәле, Кече Чынлы,
Люция Ибраһимова, Бөгелмә, 3нче мәктәп;
III урын Севиндж Рәсүлева, Әлмәт, 17нче мәктәп,
Сөмбел Хөснетдинова, Актаныш, Яңа Кормаш.
«Минем гаиләм» - 4-8нче сыйныфлар:
I урын Исмәгыйль Ортыхколов, Әлмәт, Сөләй;
II урын Ләйлә Гайнуллина, Аксубай гимназиясе.
9-11нче сыйныфлар:
I урын Алинә Нургалиева, Саба, Шәмәрдән гимназиясе;
II урын Ләйлә Гатауллина, Теләче, Алан,
Ләйсән Нигъмәтуллина, Кукмара, 1нче гимназия;
III урын Айнур Исламов, Бөгелмә, 2нче лицей,
Ландыш Кәбирова, Буа, 3нче мәктәп.
«Минем шәҗәрәм» - 4-8нче сыйныфлар:
I урын Зәет Мингалиев, Казан, 85нче мәктәп;
II урын Сания Ахунова, Азнакай гимназиясе,
Гадел Сәлахов, Казан, 149нчы мәктәп;
III урын Арслан Зәрипов, Яшел Үзән, Күгеш,
Алсу Вафина, Арча, Ташкичү.
9-11нче сыйныф:
I урын Камилә Габдрахманова, Мамадыш, 1нче мәктәп;
II урын Эльвира Фәхретдинова, Яр Чаллы, 76нчы гимназия,
Артур Мостафин, Яр Чаллы, 76нчы гиназия;
III урын Ильяс Салаватуллин, Буа, Бик-Үти.
Конкурска тәкъдим ителгән эшләрнең барысы да ел дәвамында www.yalqin.ru сайтында эленәчәк, ә иң яхшыларын “Ялкын” журналы битләре көтә.
Җиңүчеләр Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгыннан кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар алды. Шулай ук барлык катнашучылар ярты ел “Ялкын” журналын бушлай алачак.