Татар мәгарифе порталы
Казан федераль университеты профессоры, тарих фәннәре докторы Раил Фәхретдинов мәктәпләргә Татарстан тарихы предметын кертүне тәкъдим итте. Бу хакта ул Тарих институтында «Татарлар: Гамәл стратегиясе»нә багышланган түгәрәк өстәл утырышында сөйләде.
Ул Мәгариф һәм фән министрлыгына мөрәҗәгать итте. «Заманында 90 елларда мәктәпләрдә Татарстан һәм татарлар тарихын укыттык. Дәреслекләрнең тулы комплектын чыгардык. Нигә әле урта мәктәптә аерым Татарстан тарихы дисциплинасын яңадан кертмәскә?!» — диде тарихчы.
Раил Фәхретдинов бүген төп мәсьәләләрнең берсе Идел һәм Урал буенда төркиләштерү булуын әйтте. Академиклар җәмгыяте моның белән шөгыльләнергә тиеш. Шулай ук, минем карашка, безнең эраның беренче меңъеллыгы азагында таулы һәм үзәк Алтайда археологик культуралар турында тиешенчә өйрәнеп бетерелмәгән», — диде. Аның сүзләренчә, андагы культураның төрки нигезләре бар дигән фараз яши.
Тарихчы фикеренчә, барлык төркем татарларның тарихи-мәдәни мирас һәйкәлләре корпусын төзү кирәк. «Заманында Идел буе Болгары, Алтын Урда, Казан ханлыгы һәйкәлләре исемлеге төзелгән иде. Бүген төп бурыч — Идел Болгарын, Хәзәр каганлыгын, Алтын Урданы да кертеп, бөтен татар халкының һәйкәлләр корпусын төзү», — диде.
«Бу эш берничә елга исәпләнгән, саллы акчалар сорый, чөнки экспедицияләргә чыгарга кирәк. Бу эшне башладык, бүген беренче том әзер — бу Татарстан территориясе. Аны әле иллюстрацияләр белән баетырга кирәк. Минемчә, бу академик фән үсешендә этәргеч булыр иде», — диде Раил Фәхретдинов.
Ул чыгышында, шулай ук, соңгы вакытта Башкортстан, Чувашия, Удмуртия тарафыннан Казан ханлыгында татарлар роле киметеп күрсәтелгәнен искәртте. «Мин моны актив өйрәнелергә тиешле юнәлеш дип саныйм», — диде.