Татар мәгарифе порталы
Сез монда
1 нче сентябрь.
Башлангыч беренче сыйныфка укырга кергәч укытучыбыз Рәйсә апаның тактага "1 нче сентябрь" дип матур итеп беренче тапкыр язып куйганы аз гына хәтердә.
Әлеге вакыйга мәктәбебездә тагын шулай 10 тапкыр кабатланды (VI сыйныфны "сикереп" үттек). Ел саен яңа укытучылар, яңа кешеләр тактага "1 нче сентябрь" дип язып куялар иде. Иң элек - мәктәптә, аннары - югары уку йортында. Казан дәүләт педагогика университетын тәмамлагач үзем туган авылымның яңа мәктәбенең физика-информатика кабинеты тактасында "1 нче сентябрь" дип укучыларымны каршы алдым (IX сыйныфны җитәкләргә бирделәр).
Укулар беткәч шуны аңладым - 1 нче сентябрь көнне генә түгел, гомеребезнең һәр көне безнең өчен яңа тормыш тәҗрибәсен ала башлау көне булырга мөмкин. Теләсә кайсы көнне без "Белем көне" дип атый һәм яңа белемнәр дөньясына чума алабыз. Барысы да - үзебездән тора.
Ә бүген - 1 нче сентябрь көнне мин "Белем.ру" порталы һәм аның коллективы исеменнән һәр укытучыны, тәрбиячеләрне, мәктәп директорларын, укырга килгән укучыларны, студентларны һәм аларның әти-әниләрен Белем көне белән тәбрик итәм. Беренче адымнарыгыз әле таныш сукмак булмаган сукмакларга алып кереп китсә дә, алар сезне олы юлга алып чыгачагын белеп торыгыз! Батыр булыгыз һәм бер әйбердән дә курыкмагыз! Дөнья - батырлар кулында! Дөньяның тоткасы булыгыз!!!
Ихтирам белән, "Белем.ру" порталы директоры Раил Мәүлет улы Гатауллин
(бүләккә шигырь)
Белем көне көзләр белән бәйле -
Алтынлана башлый табигать...
Алтын бәһасендә белемнәрне
Бирә ала кебек тик мәктәп.
Кечкенәдән алган белемебез
Гомерлеккә тугры юлдаштыр.
Белем алмый калган ул наданнар
Инде күптән юлда адашты.
Белем булмый торып - күзләр сукыр.
Белем булмый торып - үсеш юк.
Белем булмаганнар - кирәксезләр,
Белем булмаганга - бер эш юк.
Белем көне белән котлыйм сезне!
Мәктәпләрдә бүген бәйрәмдер!
Алтын көзгә табигать кергәндә
Алтын үзе - безнең мәктәптер!