Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Россия мәгариф академиясенең Продуктив белем бирү институты инде икенче ел инглиз теленнән «British Bulldog» исемле халыкара конкурс-уен уздыра. Чараны уздыру мәйданы - мәктәпләр. Барлык 5-11нче сыйныф укучылары 18нче декабрьдә уенга чакырыла. Биредә сайлап алу туры үткәрелми. Ярыш өч группада барачак: 5-6, 7-8 һәм 9-11нче сыйныфлар.
75 минут эчендә укучылар 60 сорауга җавап биреп өлгерергә тиеш. Сораулар җыентыгы 10шар сораулы 6 блогтан гыйбарәт. Биредә инглиз теленең грамматикасы һәм лексикасын чагылдырган сораулар бар. Шулай ук аерым текстны, сөйләмне аңларга кирәк булган биремнәр дә юк түгел.
Беренче 10 бирем - аудиосораулар. Ул төрле группалар өчен үзгә булачак. 5-6нчы сыйныфлар өчен биремнәр - Elementary – Pre-Intermediate, 7-8ләр – Pre-Intermediate – Intermediate, 9-11нчы сыйныфлар – Intermediate – Upper-Intermediate дәрәҗәсенә туры килә.
Әлбәттә, катлаулы сораулар да булачак. Ансыз бәйге ярыш була алмас иде. Конкурс нәтиҗәләре сыйныфлап чыгарыла. Һәр катнашучыга сертификатлар, ә иң белемләргә бүләкләр биреләчәк.
Әгәр дә сезнең мәктәп тә конкурс-уенда катнашырга тели икән, 17нче ноябрьдән дә соңга калыйча региональ оештыру комитетына гариза юлларга кирәк. Аны хат рәвешендә дә, факс яисә электрон почта аша да җибәрергә мөмкин. Гаризада катнашучылар саны (һәр яшь группасыннан аерым) һәм балалар утырачак бүлмәләр саны күрсәтелергә тиеш. Биремнәр, җаваплар өчен бланклар һәм күрсәтмәләр агымдагы елның 15нче декабрендә 10:00дан 16:00гә кадәр Казанның 121нче лицеенда биреләчәк. Адресы: Космонавтлар ур., 19нчы йорт. Ерак урнашкан, килеп алырга мөмкинлекләре булмаган мәктәпләр материалларны алдан алырга мөмкин. Моның өчен оештыру комитеты белән элемтәгә керү сорала.
Бәйгедә катнашу өчен һәр бала 35 сум түләргә тиеш. Әлеге сумманың 3 сумы мәктәптә, оештыру чыгымнарын каплау өчен калдырылачак.
Оештыру комитетының Казандагы вәкиле – Совет районы 121нче лицее. Директоры: Венера Хәйретдинова Кәшфиевна. Координаторы: Елена Миңнуллина Викторовна. Адресы: 420061, Казан, Космонавтлар ур., 19нчы йорт. Тел/Факс: 272-57-63
e-mail: gimn121@yandex.ru
Тулырак мәгълүмат түбәндәге сылтама буенча: http://kros.ru/_educ/konkurs/bulldog.php