Татар мәгарифе порталы
Быел Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы 14 августта Алабугада «Адымнар-Алабуга»яңа полилингваль комплексында узачак. Киңәшмәнең төп темасы «XXI гасыр мәгарифе: киләчәк өчен бүгенгесе»
Утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ мәгариф министры урынбасары Виктор Басюк, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, ТР буенча федераль органнар җитәкчеләре, предприятиеләр җитәкчеләре, муниципаль районнар башлыклары, мәгариф белән идарә итү муниципаль органнары җитәкчеләре, югары һөнәри белем бирү учреждениеләре ректорлары, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре директорлары, мәктәп директорлары һ.б. катнашачак.
Киңәшмә барышында «Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыруга йомгак ясалачак, мәктәпкәчә һәм мәктәп белеменең сыйфатын күтәрүнең актуаль мәсьәләләре, шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен дә, һөнәри белем бирүне үстерү, өстәмә белем алу мөмкинлеге һәм тәрбия бирү өлкәләре дә каралачак.
14 августта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында август педсоветының «Адымнар - Алабуга» полилингваль комплексының актлар залыннан узган пленар утырышыннан турыдан-туры видеотрансляция алып барылачак.
Онлайн-трансляцияне түбәндәге адрес буенча карарга мөмкин: http://mon.tatarstan.ru/rus/august-online.htm