Татар мәгарифе порталы
Сез монда
24 июльдә 2020 елның I яртыеллыгында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының максатларын һәм бурычларын гәммәви формалаштыру проектын гамәлгә ашыруга нәтиҗәләр ясау буенча Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узачак.
Исегезгә төшерәбез, республикада Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары өчен максатларны һәм бурычларны халык катнашында формалаштыру һәм аларны үтәүгә җәмәгать контроле булдыру буенча проект гамәлгә ашырыла.
Проект кысаларында халык экспертлар белән бергә 2020 елга Министрлык өчен бурычлар формалаштырган иде. Бурычларны сайлау буенча онлайн-сораштыру ТР Дәүләт хезмәтләре порталында узды, анда 5,4 меңнән артык кеше катнашты.
Нәтиҗәдә, түбәндәге максатлар һәм бурычлар сайланды:
1. 3 яшькә кадәрге балаларның мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында урыннар белән тәэмин ителешен 20 меңнән 23 мең балага кадәр арттырырга;
2. Биналары капиталь ремонт таләп ителми торган мәктәпкәчә мәгариф оешмалары өлешен 73 %тан 78 %ка кадәр арттырырга;
3. Укуын тәмамлаганнан соң 3 ел һәм аннан күбрәк мәктәптә эшләгән Татарстан Республикасы укытучыларының өлешен 81 %тан 83 %ка кадәр арттырырга;
4. Өстәмә белем бирү мәгариф оешмаларының 100%ына үз биналары булу-булмавы буенча анализ ясарга һәм өстәмә белем бирү мәгариф оешмаларына капиталь ремонт ясау һәм реконструкцияләү буенча тәкъдимнәр кертергә;
5. Балалар иҗтимагый берләшмәләре эшчәнлеге аша социаль әһәмиятле эшкә балаларның җәлеп ителүе өлешен 80 %тан 83 %ка кадәр арттырырга;
6. Муниципаль психологик-педагогик медицина-социаль үзәкләренең һәм психологик-педагогик хезмәтләрнең эшчәнлегенә анализ ясарга һәм аларның эшчәнлеген камилләштерү буенча методик тәкъдимнәр эшләргә;
7. Заманча инфраструктура белән тәэмин ителгән һәм яңа укыту-лаборатория җиһазлары белән җиһазландырылган квалификацияле кадрлар әзерләү өчен һөнәри белем бирү оешмалары - ресурс үзәкләре санын 37 дән 41 гә кадәр арттырырга.
Бурычларны үтәү турында тулы мәгълүмат Иҗтимагый совет утырышында экспертлар һәм гражданнар белән фикер алышуга тәкъдим ителәчәк.