Татар мәгарифе порталы
«ШАЯН ТВ» каналы «Балачак җыры» дип исемләнгән балалар җыры бәйгесе игълан итә. Бу хакта бәйгене оештыручылар хәбәр итә.
Бәйгенең максаты — татар телендә балалар өчен җырлар репертуарын баету һәм шул җырларны таныту. Бәйгедә 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләр катнаша ала, катнашу бушлай. «Балачак җыры» бәйгесе, 2020 елның 1 июненнән башлап 10 августка кадәр, өч турда уздырыла.
Бәйгедә катнашу өчен гаризаны сүз һәм көй язучы ике автор бергә тутырырга тиеш. Аерым очракларда гына сүзне һәм көйне язучы бер үк кеше булырга мөмкин. Шулай ук композиторлар татар классикларының шигырьләренә дә көй иҗат итә ала. Бу очракта классикларның туганнарының рөхсәте кирәк була. Җыр балалар аудиториясенә туры килерлек, балаларга аңлаешлы телдә, киләчәктә яратып җырлый торган булырга тиеш.
Бәйгедә шушы көнгә кадәр беркайда да яңгырамаган, башка бәйгеләрдә катнашмаган җырлар гына катнаша ала. Бәйге нәтиҗәләре «ШАЯН ТВ» каналы https://shayantv.ru/ сайтында чыгачак.
Җиңүчеләрне 115 мең (13% салым алына) күләмендә — сүз һәм көй авторын 57 мең 500әр сум акчалата премия көтә. Биш җиңүченең җырына аранжировка ясалачак. Шулай ук бу җырларны жюри карары буенча, «Сәйлән» балалар телевизион татар җыры фестивале катнашучылары башкарачак.
Бәйгене оештыруның даталарында үзгәрешләр булырга мөмкин. Бәйгедә катнашуның төп шартлары, таләпләр, үзгәрешләр һәм башка мәгълүмат белән тулырак «ШАЯН ТВ» каналының https://shayantv.ru сайтында бәйгенең нигезләмәсендә танышырга мөмкин.