Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Заманча татар IT-ресурсларын булдырган һәм аларны оста файдаланган конкурсантларыбызны "Белем.ру" IT-компаниясенең туган көне уңаеннан үткәрелгән беренче "Белем - 5.0" IT-бәйгесендә уңышлы катнашулары белән чын күңелдән котлыйбыз!
Белем.ру туган көне уңаеннан игълан иткән IT-бәйгегә килгән хезмәтләр өчен 2 төп таләп куелган иде:
- ресурс IT-технологияләр белән тыгыз бәйләнештә булырга;
- файдалы булырга (яңа белем, осталык, мәгълүмат бирергә) тиеш.
Асылда конкурсантлар бәйгегә бик җаваплы карадылар. Кыска вакыт булуына карамастан (бәйге 25 майда игълан ителеп, 10 июньдә төгәлләнде), бәйгедә ике дистәгә якын кеше үз көчен һәм белемнәрен сынап карады. Алар арасыннан 8 ресурс призлы урынга лаеклы булды. Бәйгегә килгән барлык эшләрне "Белем.ру" белечләре бәяләде.
2020 елда - "Белем.ру" компаниясе оештырган татарча IT-бәйгенең җиңүчеләре түбәндәгеләр:
1.1. "Татарча мультфильм" номинациясе
- III урын: Кабирова Гөлүсә Рафилевна, Шайхаттарова Эльза Шарифьяновна (татарча “Тылсым илендә” мультфильмы)
1.2. "Татарча уен" номинациясе
- II урын: Хисамова Алсу Марат кызы, бакча мөдире; Зиатдинова Фирдәния Хаҗип кызы, өлкән тәрбияче; Шәйхетдинова Йолдыз Фәрит кызы, тәрбияче (“Айсылу һәм Алёнага кунакка” дидактик уены)
1.3. "Робототехникадан мастер-класс" номинациясе
- - (катнашучылар юк)
2.1. "Заманча IT белем бирү ресурсы" номинациясе
- I урын: Әхмәтҗанова Оркыя Сабир кызы («SMART Notebook» программасында интерактив экоуеннар)
- II урын: Гарифуллина Рамиля Мөдәрис кызы (Паскаль программалау теле белән танышу)
- III урын: Галләмова Гөлназ Мөбәрәк кызы («Тамчы-шоу» интеллектуаль уены)
2.2. "Видеодәрес" номинациясе
- I урын: Гиниатуллина Гөлия Шайнур кызы (Рус төркемендә татар телен чит тел буларак өйрәнүче 1Б сыйныф укучылары белән Мещерякова методикасы буенча эш дәресе)
- II урын: Шәйхетдинова Гөлназ Габдулла кызы, Хәсәнова Алсу Дамир кызы ("Фурошики - уңайлы, матур сумкалар")
- III урын: Айгуль Хабибуллина (Ымлыклар)
Бәйге татар IT-технологияләре үсеше өчен әһәмияткә ия һәм, шуңа күрә, "Белем.ру" IT-компаниясенең туган көненә багышлап ул һәр елны май-июнь айларында оештырылачак, дигән фикергә киленде. Киләсе ел май аенда игълан ителәчәк бәйге тагын да камилләшәчәк, аның рәсми нигезләмәсе һәм рәсми сәхифәсе барлыкка киләчәк.
Җиңүчеләрнең эшләре шушы 1-2 көндә "Белем.ру" порталының "Ресурслар" бүлегендә һәм "Белем.ру" IT-компаниясенең рәсми Youtube-каналында урнаштырылачак.