Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Хөрмәтле дусларыбыз!
“Белем.ру” IT-компаниясе 14 июнь көнне үзенең туган көнен билгеләп үтә һәм шул уңайдан татарча IT-бәйге игълан итә!
WEB-1.0, WEB-2.0, WEB-3.0, WEB-4.0, WEB-5.0, ... . WEB-5.0 әле уйлап табылмаган, ә менә "Белем - 5.0" инде уйлап табылды. "Белем - 5.0" дип исемләнгән татарча IT-бәйге инде бар!!!
"Белем - 5.0" бәйгесе ике категориядә: яшьләр һәм өлкәннәр арасында үткәрелә. Бәйгегә эшне 1 кеше яисә күп дигәндә 3 кешедән торган команда исеменнән тапшырырга мөмкин. Кабул ителә торган барлык эшләр файдалы булырга (яңа белем, осталык, мәгълүмат бирергә) һәм IT-технологияләр белән тыгыз бәйләнештә булырга тиеш. Бер кеше максимум 3 эш тапшыра ала (призлы урынга берничә эш лаек булса – алар арасыннан иң уңышлысы гына сайлап алына).
1. 25 яшькә кадәр катнашучылар өчен номинацияләр:
1.1. Татарча мультфильм.
Әлеге номинациядә *.mp4 форматында дәвамлылыгы 5 минуттан артмаган видеолар кабул ителә. Видеоның эчтәлеге махсус видеоредакторда татар телендә ясалган файдалы мультфильмнан гыйбарәт булырга тиеш. Видеода мультфильмның исеме, идея авторының исем-фамилиясе һәм регалийлары, субтитрларда – мультфильмны ясауда катнашкан барлык кешеләрнең исем-фамилияләре һәм кулланылган медиаресурс чыганакларына (фото, аудио) сылтамалар күрсәтелә. Шулай ук мульфильмның кайсы ил/шәһәр/районда ясалган булуын һәм 2020 елда (быел) ясалуын күрсәтү мәҗбүри.
1.2. Татарча компьютер уены.
Әлеге номинациядә онлайн форматта яисә локаль кушымта форматындагы (zip/rar архивы эчендә яисә облакога сылтама буларак) компьютер уеннары (мобиль уеннар) кабул ителә. Уенның автор(лар)ын (исем-фамилияләрне, регалийларны) һәм кулланылган чыганакларны күрсәтергә кирәк. Шулай ук уенның кайсы ил/шәһәр/районда ясалган булуын һәм 2020 елда (быел) ясалуын күрсәтү аермачык.
1.3. Робототехникадан мастер-класс.
Әлеге номинациядә *.mp4 форматында дәвамлылыгы 5 минуттан артмаган видеолар кабул ителә. Видеоның эчтәлеге нинди дә булса робот/конструктор төзү турында мастер-класстан гыйбарәт булырга тиеш. Видеода мастер-классның темасы, мастер-класс күрсәтүченең исем-фамилиясе һәм регалийлары, видеоны төшерү/монтажлау датасы һәм кайсы ил/шәһәр/районда ясалган булуы күрсәтелергә тиеш.
2. 26 яшьтән өлкән кулланучылар өчен номинацияләр:
2.1. Заманча IT белем бирү ресурсы.
Әлеге номинациядә белем бирү өчен кулланыла торган махсус IT-кушымта яисә интерактив такта кулланып ясалган заманча белем бирү ресурслары (дәрес планы (.doc, .docx), презентация (.ppt, .pptx)) кабул ителә. Ресурсның исемен, авторын (исем-фамилия һәм регалийлар), кайдан булуын һәм ресурсны төзегәндә кулланылган чыганакларга сылтамаларны күрсәтү мәҗбүри.
2.2. Видеодәрес.
Әлеге номинациядә 1-11 класс яисә югары уку йорты программасыннан билгеле бер темага багышлап төшерелгән *.mp4 форматында булган, дәвамлылыгы 10 минуттан артмаган видеолар кабул ителә. Видеода экранны демонстрацияләргә дә, лекция форматында чыгыш ясарга да мөмкин. Видеода дәреснең темасы, кемнәр өчен адреслануы, дәресне алып баручының исем-фамилиясе һәм кайдан булуы турында мәгълүмат булырга тиеш.
Бәйгедә катнашу өчен: 1) 2020 елның 10 июненә кадәр xat@belem.ru адресына конкурска бәйге эшен юлларга; 2) 10 июньнән дә соңга калмыйча бәйгенең партнерлары/спонсорларының аккаунтларына язылырга кирәк!
10-14 июнь көннәрне “Белем.ру” IT-компаниясенең хезмәткәрләре эшләр белән танышачак һәм һәрберсенә бәя биреп чыгачак. Җиңүчеләр 14 июнь көнне игълан ителәчәк. Иң яхшы дип табылган эшләр Белем.ру порталына һәм аның Youtube-аккаунтына хезмәтнең авторын күрсәтеп урнаштырылачак. Бәйгедә катнашкан һәркем оештыручыларга үз эшләрен Белем.ру порталында (belem.ru доменында) һәм аның Youtube-аккаунтында урнаштырырга рөхсәт бирә.
Хөрмәтле дуслар! “Белем.ру” IT-компаниясенең һәм әлеге бәйгенең яңалыкларыннан хәбәрдар булып тору өчен компаниянең рәсми аккаунтларына язылырга тәкъдим итәбез: ВКонтакте (vk.com/ooo_belem_ru), Инстаграм (instagram.com/belem.ru), Youtube (youtube.com/channel/UCRnP250FcMowzZJijDkjn4Q).
Бәйгедә 5 номинациядә I, II, III урын алган 15 автор Казанга бүләкләү өчен чакырылачак һәм оештыручылар белән бергәләп республикабызның иң яхшы “Белый ангел” компаниясе лимузинында Казан шәһәрен әйләнәчәкләр.
Җиңүчеләрне шулай ук башка бүләкләр дә көтә, әлеге уңайдан спонсор булырга һәм татарча IT-технологияләр үсешенә ярдәм итәргә теләгән һәр кешене һәм һәр компанияне “Белем.ру” оешмасы белән 1 июньгә кадәр (!) элемтәгә чыгарга чакырабыз. Конкурска “Татнетны үстерү фонды” аша акчалата яисә бүләкләр белән ярдәм итү мөмкинлеге дә бар. Фондның реквизитлары һәм бәйгегә ярдәм итү ысуллары: http://tat-i.net/tt/blago.