Язучы-прозаик Фоат Садриев сайты

Язучы-прозаик Фоат Садриев сайты
Әдип турында мәгълүмат: 

Язучы-прозаик һәм драматург Фоат Миңлеәхмәт улы Садриев 1941 елның 10 мартында Татарстанның Мөслим районы Олы Чакмак авылын­да туа. Үз авылларында — җидееллык, аннан күрше Шуган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1958 елдан хезмәт биографиясен башлап җибәрә: колхозда эшли, хуҗалык кибетендә сатучы-өйрәнчек, авыл китап­ханәсендә мөдир вазифаларын башкара. 1963-1970 елларда башта Сарман, аннары Мөслим район газеталарында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире, бер­ничә ай Мөслим метеостанциясендә метеоролог булып эшли; 1970-1972 елларда Лаеш авыл хуҗалыгы техникумының Мөслимдәге укыту-консультация бүлегенә җитәкчелек итә. 1972 елның августыннан 1981 елның сен­тябренә кадәр ул — Мөслимдә чыга торган «Авыл утлары» исемле район  газетасының җаваплы мөхәррире хезмәтендә. Шул елларда төп эшеннән аерылмыйча укып, 1965 елда Казан дәүләт университетының татар филоло­гиясе бүлеген тәмамлый. 1981-1982 елларда Мәскәүдә РСФСР Мәдәният министрлыгы каршындагы берьеллык Югары театр курсларында укып кайта.

Фоат Садриев — ике дистәгә якын сәхнә әсәре авторы. Матбугатта аның беренче пьесасы — «Оҗмах ишеге төбендә» исемле кечкенә күләмле комедиясе — 1970 елда «Идел» альманахында басылып чыга. Шуннан соң ул, драматург буларак, Әлмәт татар дәүләт драма театры коллективы белән тыгыз иҗади элемтәдә яши. Аның бу театрда сәхнәләштерелгән пье­саларыннан «Их сез, егетләр!..», «Ач тәрәзәң», «Кондырлы кодачасы», «Тозлы бал», «Син — сандугач, мин — каен…», «Безнең авыл кызлары», «Яшьли сөйгән ярлар», «Хөршидә, Мөршидә, Рәшидә», «Аяз көнне яшен», «Без­нең гомер язлары» спектакльләре тамашачылар һәм театр тәнкыйте тара­фыннан аеруча җылы каршы алына.

Ф.Садриев — оста прозаик, хикәя-повестьлары, романнары белән дә киң җәмәгатьчелеккә танылган каләм иясе. Әдипнең «Шаһзаманов эше», «Адәм әүлиясе», «Зөбәйдәнең күңел дәфтәреннән», «Өченче кеше», «Рәхмәт, әтием!..», «Көлми торган кеше», «Кыргый алма әчесе» кебек повестьлары, дистәләгән хикәяләре, драма һәм комедияләре кебек үк, тор­мышчан эчтәлекләре, үзенчәлекле кеше образлары, халыкчан юморга бай йөгерек тел-стиле белән җәлеп итәләр.

1992 елда «Казан утлары» журналында, 1993-1994 елларда Татарстан китап нәшриятында зур тираж белән ике мәртәбә басылып чыккан «Таң җиле» романы язучыга аеруча зур танылу алып килде. Гомере буе Мөслим төбәгендә яшәп иҗат итүче автор буларак, Ф.Садриев авылдагы тормыш проблемаларын һәм конфликтлы ситуациялә­рне яхшы белә, аларны гыйбрәтле язмышлы характерлар бәрелешендә сурәт­ли. Югары әхлак кануннары буенча яшәүче Нуриасма образы әсәрнең композицион үзәген тәшкил итә, аның уй-кичерешләре, эш-гамәлләре аша Ана кешенең рухи бөеклегенә дан җырлый. Язучы татар авылын, аның хезмәт сөючән гади кешеләрен, туган як табигатен җан җылысы белән сугарып, яратып тасвирлый. Роман гомумән, тукса­нынчы еллар татар прозасындагы үзенчәлекле бер казаныш буларак бәя алды. 

Ф.Садриев үзенең укучыларына 1991 елда язып тәмамланган һәм 2001 елда аерым китап булып басылып чыккан «Бәхетсезләр бәхете» дигән яңа ро­манын тәкъдим итә. 2005, 2007 елларда романның икенче һәм өченче кисәге басылып чыга. Татар авылының кырык елдан артык чорын колачлаган бу зур полотнода дәвернең киң социаль катламнары ачыла, саф күңелле яшь кеше Ирек Сабитовның совет тоталитаризмы шартларында үзенең якты хыялларыннан ничек чигенер­гә мәҗбүр ителүе, шәхси бәхетен югалта баруы, ахырда, үз-үзен кулга алып, тормышта урынын табуы җанлы вакыйгаларда, пси­хологик тирәнлек белән, гыйбрәтле итеп тасвирлана, укучыны тирән кичерешләргә сала, уйландыра, аңа гыйбрәтле сабак бирә. Нәкъ шушы сыйфатлары нәтиҗәсендә бу романнарның өчесе дә республикада иң күп укылучы татар китаплары буларак бәяләнде.

Соңгы елларда да Ф.Садриев иҗатын киметми. 2005 нче елда аның «Көлми торган кеше» дигән зур күләмле проза китабы һәм «Безнең гомер язлары» исемле пьесалар җыентыгы, публицистик язмалардан торган «Авылдан хатлар» (2009) китабы, балалар өчен «Аппаккаем» (2013) исемле хикәя, пьесалар җыентыгы китап укучыларга тәкъдим ителде. «Таң җиле» (2011) әсәре өченче тапкыр басылды, «Бәхетсезләр бәхете» (2011) роман-трилогиясе бер китап булып дөнья күрде.

Фоат Садриевка 1991 елда «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән исем бирелде.

«Таң җиле» романы өчен Ф.Садриев Әлмәт Язучылар берлегенең Р.Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләгенә, «Шаһзаманов эше» китабы өчен Р.Фәхретдинов исемендәге премиягә, С.Сөләйманова исемендәге әдәби премиягә, “Бәхетсезләр бәхете” роман-трилогиясе өчен 2010 нчы елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды. Мөслим районының Мактаулы гражданины. Мөслимдәге бер яңа урамга аның исеме бирелде.

Ф.Садриев — 1981 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.