Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Быел илдә эпидемиологик хәлнең начараюы сәбәпле, «Библиотөн» онлайн-марафон режимында узачак. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлана.
25 апрельдә 16:00 сәгатьтә «Библиотөн» рәсми мәйданчыгында танылган актерлар, язучылар, мәдәният һәм спорт эшлеклеләре бөтен ил китапханәләре белән бергә #75словПобеды Бөтенроссия онлайн-марафонын башлап җибәрәчәкләр. Эфирда алар хәрби корреспонденциядән, шәхси хатлардан, шулай ук фронтта һәм тылда укылган китаплардан өзекләр укыячаклар һәм эстафетаны тамашачыларга тапшырачаклар. Трансляцияне акция битендә, «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләрендә, mkrf.ru порталы битләрендә карарга мөмкин булачак.
Онлайн-марафонга һәркем кушыла ала. Моның өчен хатлардан яки яраткан китабыңнан истәлекле өзекне укып, видеоны язарга һәм теләсә кайсы социаль челтәргә #75словПобеды хэштегы белән салырга кирәк. Иң кызыклы, истә калырлык чыгышлар акция битендә урнаштырылачак.
Истәлекле акция Татарстан китапханәләрен дә берләштерде.
Шулай итеп, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең социаль челтәрләрендә бу көнне танылган артистлар һәм язучылар Бөек Ватан сугышы турында яраткан әсәрләреннән өзекләр укыячаклар. Шулай ук китапханәчеләр популяр китапларга тематик күзәтү тәкъдим итәчәкләр.
- Instagram: https://instagram.com/kitaphane_tatarstan?igshid=1qmlcttbxgzt5
- Вконтакте: https://vk.com/kitaphane_tatarstan
Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе тарафыннан әзерләнгән программа 25 апрельдә башланачак.
Алга таба учреждениенең виртуаль мәйданчыкларында "Без хәтерлибез" программасы кысаларында 15 көн дәвамында тематик акцияләр, конкурслар, викториналар узачак:
- 26 апрель – "Сугыш йөрәк аша уза". Биредә театр артистлары күрмәүче авторларның сугыш турындагы шигырьләрен укыячаклар.
- 27-28 апрель – "Сугыш турында укы”. Китапханә хезмәткәрләре китап укучылар белән бергә сугыш турында шигырьләр һәм хикәяләр укыячаклар, китапханәнең үз басмалары һәм тематик материаллары белән таныштырачаклар.
- 29 апрель – “Мин сезгә сугыш турында сөйләячәкмен" - китапханә хезмәткәрләренең һәм китап укучыларының гаилә тарихлары көне.
- 30 апрель - "Җиңүнең 24 кадры". Хәрби-патриотик кино көне кысаларында тифлокомментарийлар белән фильмнар карау, викториналар, хәрби тематикага төшерелгән фильмнарның мотивлары буенча уеннар оештырылачак.
- 1 май – “Тынычлык күгәрчене " - хәрби тематикадагы кул эшләнмәләренең мастер-класслары.
- 2 май – «Җиңү тавышы» интернет-эстафетасы - китапханә хезмәткәрләре һәм укучылары тарафыннан сугыш турында шигырьләр һәм җырлар башкару.
- 3 май – “Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында”.
- 4-6 май – "Сугыш булмасын өчен" - Рәсем һәм кул эшләре Онлайн-конкурсы.
- 7-9 май – "Күрмәүче ветераннарның Үлемсез полкы". Биредә күрмәүче сугыш ветераннарының биографиясе һәм батырлыклары белән таныштырачаклар.
Виртуаль мәйданчыклар:
- ВКонтакте: https://vk.com/club37323505
- Facebook: https://www.facebook.com/groups/1561448467502656
- Инстаграм: https://www.instagram.com/rsbsrt/
Республика яшүсмерләр китапханәсе http://www.ryltat.ru сайтында, социаль челтәрләрдә мәгълүмат:
- Instagram: https://www.instagram.com/ryub_rt/
- ВКонтакте: https://vk.com/ryltat социаль челтәрләрендә тематик виртуаль экскурсия уздырачак.
Шунда ук Бөек Ватан сугышына багышланган күп санлы мәгълүмати-танып-белү битләрен табарга мөмкин:
- "Җиңүгә кадәр тулы бер сугыш калды" виртуаль китап күргәзмәсе
- “Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында"
- "Бөек Ватан сугышы"
- "Безнең якташларыбыз – Бөек Ватан Сугышы Геройлары"
- "Татарстан хатын-кызлары – сугыш геройлары"
- "Аларны җәлилчеләрнең батырлыгы берләштерде"
- "Патриотизм. Гражданлык. Бөек Җиңүгә багышланган китапханә "
- Георгий тасмасы
Республика балалар китапханәсе программасында – китапханә өчен Татарстан язучылары, китапханәчеләре өчен язылган эксклюзив роликлар трансляциясе, шулай ук «Китап геройларын ничек җанландырырга?» мастер-класслары, рәссам-иллюстратор Ника Гольц иҗаты буенча «Ники Гольц түгәрәк әкиятләре» арт-сәгате һәм «Әкияти Библиосумерки» виртуаль китап күргәзмәсе. Онлайн-программаны китапханәнең рәсми сайтында һәм социаль челтәрләрендә карарга мөмкин булачак.
Татарстан Республикасы Милли музее да бу акциядән читтә калмады. Бу көнгә биредә зур онлайн-программа әзерләнгән, ул 10 сәгатьтән артык дәвам итәчәк. Тулырак мәгълүматны аларның рәсми сайтларында табарга мөмкин: https://tatmuseum.ru/