Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Россия Мәгариф министрлыгы, мәктәп укучылары дистанцион укуга күчкәннән бирле, белем бирү контентына ия булган компанияләр белән, бушлай керү мөмкинлеген ачу турында сөйләшүләр алып бара. Белем алу, күзаллауны киңәйтү һәм талантларны үстерү өчен барлык ресурслар исемлеге ведомствоның рәсми порталында урнаштырылган. Google компаниясе дә Россия коллегаларына кушылу теләген белдерде. Мәгариф министрлыгы, Google компаниясенең зур мөмкинлекләрен исәпкә алып, чит ил компаниясенең инициативасын хуплады.
Google компаниясе белем бирү учреждениеләрен G-Suite for Education сервисына тоташтырырга һәм платформаның киңәйтелгән функционалына түләүсез 90 көнлек керү мөмкинлеге бирергә әзер.
Белем бирү процессында педагоглар дәресләр оештырырга, кирәкле материаллар урнаштырырга, өй эшләре бирергә, аларның үтәлешен тикшерергә һәм бәяләргә, хезмәттәшләре белән уртак эш оештырырга һәм укучылар белән нәтиҗәле эш алып барырга мөмкинлек бирүче Google Класс платформасын куллана алачаклар.
Укытучыларга дистанцион уку форматына тизрәк һәм нәтиҗәлерәк күчү өчен Google компаниясе 27 мартта “Өйдә өйрәнәбез” махсус порталын эшләтеп җибәрде. Порталда мәгълүмат биш тематик төркемгә тупланган: видео-очрашулар форматында дәресләрне ничек үткәрергә, видео-очрашулардан башка дәресләрне ничек үткәрергә, дәресләрне һәркем өчен ачык итәргә, укучыларны дистанцион укытуда ничек мотивацияләргә һәм башка укытучылар белән элемтәдә калырга. Һәр тематик бүлектә инструкцияләр бирелгән һәм куллану буенча тиешле кушымталар урнаштырылган.
Моннан тыш, Google компаниясе берничә инновацион мультимедиа проекты, дөньяның эре музейлары һәм театрлары буенча виртуаль турлар, истәлекле урыннар буенча экскурсияләр һ.б. эшләгән. Аларны, шулай ук, мәктәп укучылары өчен өстәмә материал сыйфатында файдаланырга да мөмкин булачак.