Татар мәгарифе порталы
Сез монда
«Зур тәнәфес» Бөтенроссия конкурсы - 8-10 сыйныф укучылары өчен белем алу, үсеш һәм коммуникация өчен онлайн-платформа. Конкурс 28 мартта башланды һәм 2020 елның октябренә кадәр дәвам итәчәк. Катнашырга теләүчеләр БольшаяПеремена.онлайн сайтында 23 июньгә кадәр теркәлергә тиеш.
Конкурсның төп максаты - һәр яшүсмергә үз уникаль сәләтен ачарга мөмкинлек бирү. Сайлап алуның төп таләбе - өлгерешне бәяләү түгел, ә хәзерге дөньяда укучыларга кирәк булачак күнекмәләрне, шул исәптән коммуникацияне алып бару һәм катлаулы хәлләрдә стандарт булмаган карарлар табуга юнәлдерелгән.
Конкурс кысаларында укучылар эрудиция, профориентация, интеллект буенча һөнәри тестлар уза, белем бирү программаларына керү мөмкинлеге һәм фән, финанс, мәгариф, сәнгать һәм спорт өлкәләрендә әйдәп баручы экспертларның киңәшләрен ала алачак.
Конкурс сынауларының беренче өлеше дистанцион рәвештә БольшаяПеремена.онлайн сайтында үтәчәк. Турыдан-туры этаплар 2020 елның 20 июленнән башлана. Конкурсның билгеле бер этабында катнашучыларга яраткан укытучылары да кушыла ала - алар бергәләп кейсларны чишү этапларын уза, ярымфиналларда һәм финалларда катнашырга мөмкин.
«Зур тәнәфес»тә җиңүчеләр (өч йөз 10 сыйныф укучысы) югары уку йортында белем алу өчен 1әр миллион сум акча алачак (акчаларны шулай ук уку урынына бару яки, бюджет бүлегенә кергән очракта, ипотека түләүгә тотарга мөмкин). Шулай ук, җиңүчеләрнең югары уку йортына керү өчен казанышлар портфолиосына 5 балл өстәләчәк. 8-9 сыйныф укучылары (300 җиңүче) өстәмә белем һәм үсеш өчен 200әр мең сум акча алачак. Финалистларның барысына да (1200 кеше) «Артек»ка юлламалар тапшырылачак. Иң яхшы 20 мәктәп финанс ярдәме алачак (2әр миллион сум), ә финалистларны әзерләгән педагоглар илнең иң яхшы үзәкләрендә белем бирү программаларын узу мөмкилегенә ия булачак.
Конкурсны оештыручылар – «Россия-мөмкинлекләр иле» АКБО, «ПроеКТОриЯ» проекты, Россия мәктәп укучылары хәрәкәте, «Роспатриотцентр»ФДБУ. Партнерлар: Mail.ru Group («ВКонтакте»), Россия Саклык Банкы.
Конкурс РФ Мәгариф министрлыгы һәм Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәме белән үткәрелә.