Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген, 6 февральдә, Казанда Сбербанкның "Мәктәп 21" мәгариф проекты тантаналы рәвештә ачылды. Проект берничә елдан республика һәм бөтен ил өчен югары квалификацияле программистларны чыгарачак. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Сбербанк президенты, идарәсе рәисе Герман Греф катнаштылар.
Әлеге проект алга таба Россиянең берничә төбәгендә гамәлгә ашырылачак. Беренче "Мәктәп 21" Мәскәүдә ачылган иде.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, "Мәктәп 21" республикага цифрлаштыру өлкәсе өчен бик әһәмиятле. "Без кирәкле инфраструктура, шартлар белән тәэмин итә алабыз, әмма яхшы белгечләрсез әлеге эш бушка була. "Мәктәп 21" - уникаль белем бирү оешмасы. Кешеләрне мәҗбүр итмичә, алар теләп үзләренә яңа юнәлешләр ачсалар - алар эффектив булачак", - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов Сбербанк җитәкчелегенә Татарстан белән хезмәттәшлеккә игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. "Әле бу эшнең башы гына. Без инфраструктураны арттырырга, биредә база үзәген булдырырга планлаштырабыз. Казанга килергә һәм белем алырга теләүчеләр күп икәнлеген күрәбез. Һәм без, белем алгач монда калсагыз, шат булабыз", - диде ул.
Герман Греф чыгышында билгеләгәнчә, киләчәк профессияләренә өйрәнү - илебезне уңышлы үсеше нигезе. Мәскәүдәге "Мәктәп 21" күрсәткечләре проектны үстерү кирәклеген раслады. "Без теләкәләре булган кешеләрне җыярга тырышабыз. Әлеге проектны гамәлгә ашырганда, без берничә төбәк арасныда сайладык. Һәм Татарстан иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте", - диде ул.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Герман Греф Татарстан Республикасы белән Сбербанк арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Документ республика территориясендә икътисадның өстенлекле юнәлешләре һәм социаль өлкәләрендә цифрлытехнологияләрне гамәлгә кертүне билгели.
Шуннан Татарстан Хөкүмәте белән Сбербанк арасында инновационүсеш өлкәсе технологияләрен җәлеп итхгә юнәлдерелгән хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.