Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Белем.ру - "Фән һәм мәгариф" рубрикасында Татарстан Республикасының легендар брендлары исемлегендә!
Белем.ру компаниясе - татар мәгарифен үстерү юнәлешендә инде 12 елдан артык хезмәт куя. Белем.ру компаниясе ясаган Белем.ру порталы эшли башлаган көненнән диярлек үк татар телендә белем бирүче укытучыларның Интернет челтәрендә җыйналу урыны булды. Ул вакытларда социаль челтәрләр әле юк, ә интернет-форумнар бик актив эшлиләр иде. Портал кысаларында булдырылган форумда һәр укытучы өчен фикер алышу мөмкинлеге булдырылды, форум кысаларында бәйгеләр дә үткәрелде, ресурслар да урнаштырылды.
Тагын бер зур хезмәт - "Татар теле. 5-9" электрон дәреслеге - 2008-2012 нче елларда күп кенә татар теле укытучыларының заманча электрон ярдәмчесенә әйләнде. Шулай ук, медицина көллиятләре, рус телендә белем алучы техник вузлар өчен татар телен өйрәнү системалары булдырылды.
2008-2010 нчы елларда ТР Хөкүмәт порталы һәм 16 министрлыкның сайты Белем.ру компаниясе көче белән татар теленә тәрҗемә ителде. Әлеге хезмәт нәтиҗәсендә Интернет челтәрендә татар теле үз позицияләрен ныгытты, татарча ресурсларга дәүләт дәрәҗәсендә игътибар артты.
Шулай ук, дистәдән артык ел дәверендә дистәләгән башка интернет-ресурслар да татар теленә тәрҗемә ителделәр. Хәзерге вакытта, мәсәлән, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының рәсми сайты Белем.ру җитәкчесе Раил Гатауллин көче белән татар телендә дә эшләп килә.
"Белем җәүһәрләре" дип исемләнгән дөньякүләм файдалы татар интернет-проектлары бәйгесе дә нәкъ менә Белем.ру ярдәме белән беренче адымнарын атлады.
Хәзерге көндә Белем.ру - дөньякүләм дәрәҗәдә эшләр алып барырга сәләтле IT-компания. Әмма никадәр генә эре, дөньякүләм проектларга тотынса да, татар мәгарифе - Белем.ру компаниясенең иң өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып калачак!
Белем.ру өчен http://100brand.ru сайтына кереп "Образование и наука" бүлегендә тавыш бирергә мөмкин.
Безнең хезмәтне югары бәяләгән һәркемгә олы рәхмәтебезне белдерәбез!