Татар мәгарифе порталы
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында республика мәктәп укучылары өчен Икътисад, идарә һәм хокук институтының олимпиада биремнәре эленгән. Икътисад, хокук, рус теле, психология, педагогика, инглиз теле, биология, математика, Ватан тарихы һәм информатика фәннәреннән ярышның беренче туры дистанцион юл белән 2008 елның 27нче октябреннән 2009 елның 1нче февраленә кадәр узачак. Алдагы тур җиңүчеләре икенче турга алына. Ул язгы каникул көннәрендә үтәчәк.
Олимпиадада урта (тулы) гомуми, башлангыч һөнәри һәм урта һөнәри белем бирү мәгариф оешмалары укучылары (студентлары) катнаша ала. Олимпиадага кагылышлы барлык мәгълүматны - http://edu.kzn.ru. яисә www.ieml.ru, http://vueml.openet.ru. сылтамалары буенча табып була. Җиңүчеләрне җыелган балларның суммасы буенча билгеләячәкләр. Кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнардан кала, 9нчы сыйныф укучысы җиңү яулаган очракта, ул өстәмә сынауларсыз Икътисад, идарә һәм хокук институтының икътисад һәм хокук көллиятләренә укырга алына.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
рус теле 11 кл(2).doc | 32 KB |
биология 9 кл_(1).doc | 37.5 KB |
биология 11 кл_(1).doc | 41 KB |
информатика.doc | 82 KB |
тарих 9-11 кл_.doc | 94 KB |
хокук 9 кл_.doc | 42 KB |
хокук 11 кл_.doc | 34.5 KB |
психология 11кл_.doc | 52 KB |
рус теле 9 кл_.doc | 51 KB |
рус теле 11 кл_.doc | 57.5 KB |
икътисад11 кл_.doc | 37 KB |
положение.doc | 46 KB |