Күмәч (Колобок) әкиятен сәхнәләштерү

Күмәч (Колобок) әкиятен сәхнәләштерү

Әби, бабай өстәл артында чәй эчеп утыралар.

Б

  • Әй, әбекәй, әйдә күмәч пешер әле.

Әби: 

  • И, бабакай, нәрсәдән пешерим сон, нәрсәдән? Он юк бит!!!!

Бабай: 

  • Хәзер мин сиңа он җыеп керәм.

(Тиз генә чыгып китә һәм он тотып керә). Менә сиңа, әбекәй, он. Әйдәле зур,тәмле, түгәрәк, йомшак күмәчкәй пешер әле.

Әби: 

  • Ярар, бабакай, пешерәм! (Әби камыр баса, күмәчкәй ясый.)
  • Менә күмәчкәй әзер!

Бабай: 

  • Эх, зур,тәмле, түгәрәк, йомшак күмәчкәй хәзер пешәчәк!

Менә зур,тәмле, түгәрәк, йомшак күмәчкәй  пешеп чыга. Күмәчне әби мичтән ала. Күмәчне тәрәзәгә куя. Күмәч тәрәзәдән идәнгә тәгәри, идәннән урамга чыга. Урамнан юлга китә.

Әби: 

  • И, күмәчкәй, күмәчкәй, син кая????  (өй буйлап эзли).

Бабай: 

  • Күмәчкәй, күмәчкәй, син кая????

Әби: 

  • И, бабакай, ишек ачык калган ич! Киткән безнең күмәчкәебез!Нишләргә инде.
Беркетелгән файлКүләме
Файл 2 кл. Күмәч сәхнәләштерү.pptx12.8 MB