Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Хөрмәтле укытучылар, педагоглар, тәрбиячеләр, белем нурын таратучылар!
1 нче сентябрь - Белем көне - иң олы хөрмәткә ия булган бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне бик күп илләрдә мәктәпләр һәм университетлар ишекләрен ачалар һәм укулар башлана. Укытучылар яңадан-яңа укучылар белән таныша һәм ел дәвамында диярлек аларга яңа белемнәр бирә. Укучылар бу көнне кулланына укырга яңа дәреслекләр алалар һәм ел дәвамында андагы мәгълүматны кабул итәләр, эшкәртәләр, үзләре аша үткәрәләр.
Белемнәр елдан-ел камилләшә, үзгәрә. Укытучылар да елдан-ел тагын да белемлерәк була баралар, елдан-ел укучылар да мәктәпләрдән һәм югары уку йортларыннан күбрәк белемнәр алып чыгалар.
Шундый тормыш якынлаша ки, югары белем алу турында дипломнарның роле кими бара, компанияләргә һәм предприятиеләргә белемле һәм элемтәләре/танышлары күп булган, һөнәргә ия яшь белгечләр кирәк була бара. Ягъни белем һәм һөнәрнең дәрәҗәсе арта.
Хөрмәтле укытучылар!
Укучыларыгыз белемнәрне үзләштереп, һөнәргә ия булып Сезнең уку йортын тәмамласыннар һәм тормышта Сезгә нык рәхмәтле булсыннар! Киләчәк буын тагын да камилрәк, тагын да акыллырак, тагын да гаделрәк һәм миһербанлырак булсын!
Белем көне белән!
- - - - - -
Белем көне
Белем көне көзләр белән бәйле -
Алтынлана башлый табигать...
Алтын бәһасендә белемнәрне
Бирә ала кебек тик мәктәп.
Кечкенәдән алган белемебез
Гомерлеккә тугры юлдаштыр.
Белем алмый калган ул наданнар
Инде күптән юлда адашты.
Белем булмый торып - күзләр сукыр.
Белем булмый торып - үсеш юк.
Белем булмаганнар - кирәксезләр,
Белем булмаганга - бер эш юк.
Белем көне белән котлыйм сезне!
Мәктәпләрдә бүген бәйрәмдер!
Алтын көзгә табигать кергәндә
Алтын үзе - безнең мәктәптер!
Белем көне - безнең уртак бәйрәм
Ә мәктәпләр - уртак йортыбыз.
Белем биргән мәктәп истә калыр,
Белем бирмәгәне онытылыр...
Укытучыларны котлап, ихтирам белән, Белем.ру порталы җитәкчесе Раил Гатауллин