Татар теле - анам теле

татар теле - анам теле

Республикабызда төп аралашу чарасы, милли мәдәниятнең нигезе, татар халкын берләштерү чарасы буларак татар телен саклау һәм үстерү максатында без, авыл мәктәпләрендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары, яңа төрдәге нинди кызыклы проектлар башкара алабыз? Шулар турында фикерләшик: булганнарын барлыйк, яңаларын тәкъдим итик.

  • Анам теле – балам теле. Кече яшьтәге балалар өчен тәрбияви эчтәлектәге әдәби әсәрләр (шигырь, хикәя, әкиятләр, бишек җырлары, мавыктыргычлар, такмазалар һ.б.) иҗат итү;  ана һәм бала, ата һәм бала, әби-бабай һәм бала арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытучы, интерактив уеннар, шөгыльләр, очрашулар циклы, “Дәү әниләр мәктәбе” кебек проектлар һ.б.
  • Туган тел тылсымы. Балаларны туган телдә әдәби иҗатка тартучы, илһамланып язуга мотивация тудыручы, фәнни-тикшеренү эшләренә җәлеп итүче, якташ язучылар иҗатын өйрәнүгә шартлар тудыручы проектлар һ.б.
  • Халык җәүһәрләре. Халык авыз иҗаты материалларын (риваять, легенда, бәет, җырлар, мәзәкләр һ.б.) туплауга, аларны актив куллануга этәрүче, дини бәйрәмнәр һәм йолаларны халыкка танытуга, таратуга булышлык итүче проектлар һ.б.
  • Галиҗәнап Китап. Татар китабына мәхәббәт уятуга булышлык итүче, аны пропагандалаучы, яшь буын аңында туган телдә уку теләге уятучы проектлар һ.б.
  • Тере тел – тере милләт. Глобаль челтәр, социаль челтәрләр, массакүләм мәгълүмат чаралары аша татар телен туган тел буларак пропагандалаучы, сәнгатьле сөйләмне үстерүгә булышлык итүче, әдәби китап укуга кызыксыну уятучы, татар телендә грамоталы укый һәм яза белүгә, булган белемнәрне камилләштерүгә этәрүче яисә татар телендә белем бирүгә юнәлтелгән интернет-проектлар/электрон формадагы проектлар; телевизион яки радиотапшырулар циклы һ.б.
  • Сәхнә теле. Мәктәп, балалар бакчасы, авыл клубы сәхнәләрендә уйналган спектакль (шул исәптән тәрҗемә әсәрләре буенча куелган спектакльләр дә), моноспектакль, юмористик чыгышлар, сәнгатьле сөйләм үрнәкләренең сыйфатлы видео тупланмалары; аудиоспектакльләр, аудиодисклар; сәхнә культурасын, сәнгатьле сөйләм, конферансье күнекмәләрен үстерүгә булышлык итүче проектлар; югары зәвыклы, тәрбияви әһәмияткә ия булган, милли эчтәлек белән сугарылган чараларның видеоязмалары тупланмасы; татар сөйләменең байлыгын, аһәңен күрсәтүче, татар халык авыз иҗатының матур үрнәкләре белән баетылган, мәктәп һәм авыл сәхнәләре өчен язылган сценарийлар тупланмасы һ.б.
  • Татар авылы – телне яшәтүче зур көч. Гореф-гадәт, йолалар, традицияләрне саклауга ярдәм итүче проектлар; авыл кешеләренең исемнәре, кушаматлары һәм авыл тарихында калдырган эзләре, халыкны яшәтүдә, эш белән тәэмин итүдә үзеннән зур өлеш керткән һөнәр ияләре, танылган шәхесләр турындагы хезмәтләр, шәҗәрәләр; буыннан буынга күчеп килүче халык һөнәрләре белән таныштыручы, аны таратуга өлеш кертүче проектлар һ.б.