Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Дәүләт бюджет оешмасы «Идел» яшьләр үзәге, Федераль татар мили-мәдәни автономиясе ярдәме белән бишенче тапкыр Бөтенроссия «Тарих эзләреннән» рәсемнәр бәйгесен үткәрде.
Быел бәйгедә 500дән артык 7-16 яшьлек балалар һәм яшьләр катнашты. Катнашучылар - Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка регионнарыннан үз төбәгенең милли тормышында актив катнашкан, төбәктәге һәм урындагы милли-мәдәни автономияләрдә һәм татар иҗтимагый үзәкләрендә иҗат белән шөгыльләнүче егетләр һәм кызлар.
Узган елны бәйгегә килгән иң яхшы эшләрдән күргәзмә эшләнгән иде. Аны республикабызның күпчелек районнарда яшәүчеләр карый алды. Шулай ук кайбер эшләр Татарстан китап нәшриятында чыккан «Тылсымлы шарлавык» әкиятләр китабы өчен иллюстрация итеп кулланылды.
13нче апрель көнне ТР Милли музей күргәзмәләр залында бәйге җиңүчеләрен бүләкләү үтте. Бәйгедә катнашучылар һәм аларның җитәкчеләре алдында бәйгенең жюри әгъзасы, А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының директор урынбасары, тарих фәннәре докторы Фаяз Шарип улы Хуҗин чыгыш ясады. Ул тарихның һәрвакыт актуаль булуы турында, булачак рәсемнәр өчен нинди чыганакларны кулланырга һәм татар халкының тарихы турында сөйләп китте. Катнашучылар исеменнән Мәскәү шәһәреннән килгән педагог Наилә Җиһаншина сүз алды. Ул мондый күргәзмәләрне илебезнең башка шәһәрләрендә дә оештыру тәкъдиме белән чыкты. Җиңүчеләр диплом һәм кубоклардан тыш иганәчеләр бүләк иткән Казан музейларына билетларга да ия булдылар. Шулай ук рәсемнәр күргәзмәсен ачу тантанасы да үткәрелде. Күргәзмә 20 апрельга хәтле үз эшен дәвам итә.
Бәйгенең максаты: Россия тарихы контекстында татар халкы тарихын өйрәнү дәрәҗәсен арттыру, үсеп килүче буында милли үзаң тәрбияләү, балаларны иҗатка якынайту.
«Тарих эзләреннән» бәйгесендә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка регионнарыннан үз төбәгенең милли тормышында актив катнашкан, төбәктәге һәм урындагы милли-мәдәни автономияләрдә һәм татар иҗтимагый үзәкләрендә иҗат белән шөгыльләнүче 7-16 яшьлек балалар һәм яшьләр катнаша ала.
Жюри составында: ТР рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев, ТР халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗев, ТР рәссамнар берлеге рәисенең урынбасары Альберт Шиабиев, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин.
Өстәмә мәгълүмат: 231-81-54