Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр
Татар мәгарифе порталы
belem.ru
проект
"Белем.ру" оешмасы
Безнең проектлар
"Белем.ру" порталы
Порталда реклама
Түләүләр башкару
Сорау-җавап (FAQ)
яңалыклар
Татарстан
Россия
Дөньякүләм
Булмас димә!
Игъланнар
ресурслар
Ресурслар каталогы
Әдипләрнең сайтлары
Видео
Аудио
Заказлар/ресурслар кабул итү
чаралар
#ФӘНДЕМИЯ
"Белем җәүһәрләре"
"Әдәби җәүһәрләр"
"Яшь татнетчылар"
"Айның иң яхшы ресурсы"
белем+
Татар теле һәм әдәбияты
Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
Алгебра
укытучы+
Репетиторлар
Блоглар
Сез монда
Баш бит
»
Барлык яңалыклар
» Бүгеннән башлап II Россиякүләм "Китапнамә"ләр ("Буктрейлер"лар) бәйгесенә гаризалар кабул ителә!
Раил Гатауллин
26 мар 2018 - 09:30
Бүгеннән башлап II Россиякүләм "Китапнамә"ләр ("Буктрейлер"лар) бәйгесенә гаризалар кабул ителә!
Статус: тәмам
Конкурс
Фикерләр
Ильфар
21 Май, 2018 - 08:40
Permalink
II Россиякүләм «Китапнамә»ләр бәйгесе җиңүчеләре
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татнетны үстерү фонды һәм Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе, Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе белән берлектә бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 132 ел тулуга багышланган «Хезмәтем, көчем – милләтем өчен» девизы астында үткәрелүче II Россиякүләм «Китапнамә»ләр («Буктрейлер») бәйгесе НӘТИҖӘЛӘРЕ билгеле...
Агымдагы елны бәйгегә 5 юнәлеш буенча 77 эш кабул ителде. Иң активлар гуманитар фәннәр юнәлешендә булды (39 эш). Республиканың төрле районнарыннан килгән эшләр белән беррәттән Пенза, Самара өлкәләреннән дә эшләр тәкъдим ителде...
Эшләрне һәр жюри әгъзасы махсус 8 критерий буенча шәхсән бәяләде:
1. Эшнең бәйге нигезләмәсенең барлык шартларына туры килүе;
2. Эшнең шәхси яңалыгы һәм оригинальлеге;
3. Эшнең информативлыгы, тема ачылыш;
4. Эшнең техник башкарылышы;
5. Эшнең эстетик бизәлеше һәм дизайн;
6. Эшнең эмоциональ йогынтысы;
7. Эшнең тәрбияви юнәлештә сәнгатьчә эшләнеше;
8. Эшнең махсус күрсәткечләре булу (яшь, кулланылган материаллар);
Иң беренче чиратта эшләрнең бәйге нигезләмәсенә тәңгәлләштереп эшләнүенә игътибар ителде. Ахырдан һәр эшкә гомуми баллар җыелып җиңүчеләр ачыкланды. Нигезләмә буенча эшләрнең сыйфатына карап кайбер юнәлештәге 2-3 урыннар башка юнәлешкә дә күчерелде.
Әлеге вакытта барлык җиңүчеләргә һәм әлеге исемлектә булмаган барлык катнашучыларыбызга дипломнарны раслату эше бара. Алар бәйгегә килгән заявкагыздагы почталарыгызга җибәреләчәк. Барлык катнашучыларга да иҗади эшләрендә уңышлар телибез, китапнамәләрегез бик сыйфатлы, тырышып эшләнгән, афәрин! Җиңүче эшләр ачык интернет базада да урын алачак. Әлегә җиңүчеләрнең безнең тарафтан расланган исемлеген тәкъдим итәбез: II Россиякүләм «Китапнамә»ләр («Буктрейлер») бәйгесе ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ
Ильфар
5 Май, 2018 - 10:28
Permalink
Бәйге эшләрен бәяләү бара
Хөрмәтле коллегалар, кадерле катнашучыларыбыз! Әлеге вакытта бәйге эшләрен карау бара. Тиз арада бар да билгеле булачак. Жюри комиссиясе тулы көчкә эшли. Бәйгегә быел барлыгы 75 эш кабул ителде. Күбесе бик сыйфатлы, уйлап эшләнгән. Шунлыктан бәяләүчеләргә дә җиңел түгел, эш планлаштырылганнан акрынрак бара. Һәр жюри әгъзасы аерым төстә һәр эшне 7 критерий буенча бәяли, ахырдан барлык баллар кушылып гомуми бәя формалаша...
Әлегә менә шундый эшчәнлек бара. Яңалыкларны карап барыгыз.
Ильфар
27 Апрель, 2018 - 12:18
Permalink
Эшләр кабул итү тәмам.
Хөрмәтле катнашучыларыбыз! Нигезләмә буенча бәйгебезгә эшләр кабул итү тәмам. Әлегә эшләрегезне алып, җаваплап кына бетерә алмыйбыз (бездә Тукай көннәре бара). Борчылыр урын юк! Почта әрҗәбездә хатларыгыз барысы да бар, вакытлары аерымачык. Барлык конкурсантларга да уңышлар телибез!..
Ильфар
7 Апрель, 2018 - 08:36
Permalink
Китапнамәләр килә
Хөрмәтле коллегалар, бәйгебезгә инде эшләр тәкъдим ителә башлады. Әлегә аларның нигезләмә таләпләренә тулысынча җавап биргән икесе кабул ителде. Әлеге эшләр Актаныш районыннан. Берничә эшне нигезләмәгә тәңгәлләштереп бетерү өчен кире борып тордык. Яңалыкларны әлеге биттән укып барыгыз, яңа эшләр көтеп калабыз!..
*News (кабул ителгән эшләр буенча кыскача информацияне шушы хәбәргә өстәп барачакбыз):
Килгән кадәр эшләр шулкадәр матур, эчтәлекле эшләнгән. Инде кайберләрен үзебезнең укыту-тәрбия эшчәнлегендә кулланылышка да алдык. Былтыргы җиңүчеләрнеке кебек үк агымдагы бәйге эшләре дә киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителеп һәркем өчен файдалы булыр дип ышандырып калабыз...
10.04.2018 - Актаныш, Сарман, Казан, Арчадан эшләр кабул ителде. Иң актив Актаныш районы!..
13.04.2018 - Алдагы катнашучыларга Спас районы да өстәлде...
16.04.2018 - Ялларда Казаннан, Алабугадан эшләр кабул итеп алдык...
18.04.2018 - Алабуга һәм Яшел Үзәннән эшләр килде...
19.04.2018 - Казан һәм Арчадан эшләр кабул ителде...
20.04.2018 - Актаныш һәм Казаннан...
23.04.2018 - Азнакай, Алабуга, Кукмара, Арча, Казан, Актаныш, Мөслим, Сарманнан эшләр кабул ителде...
24.04.2018 - Кадерле катнашучыларыбыз! Бүген бәйге почтасында 17 яңа хат бар, әлегә аларны карап, җаваплап өлгермәдек. Бездә "Тукай энциклопедиясе"н Арча районында тәкъдим итү кичәсендә булдык. Хәзер ул бездә дә бар. Борчыла күрмәгез хатларыгызның килгән вакыты аерымачык, тиз арада карап хәбәргә чыгарбыз
ELMIRA
23 Апрель, 2018 - 12:54
Permalink
Исәнмесез! Буген генә белеп
Исәнмесез! Буген генә белеп алдым конкурс турында. Узган ел катнашкан идек, оештыруыгыз бик ошаган иде. Конкурсның конен озайта алмыйсызмы?
Ильфар
23 Апрель, 2018 - 13:19
Permalink
Бу сорау белән бик күп
Бу сорау белән бик күп мөрәҗәгатьләр булды. Бәйгенең кабул итү көне бетмәгән килеш төгәл генә әйтә алмыйм. Барлык оештыручылар да риза булган очракта бәлкем уңай якка хәл ителер. Әлегә эшли торыгыз.
Срок озайтылган очракта беренчел вакытта килгән эшләр озайтылган вакытта килгәннәргә караганда өстенлеккә ия булачаклар. Бу беренче бәйгедә дә шулай килешенеп эшләнде...
Ильфар
18 Апрель, 2018 - 13:43
Permalink
Спонсор бүләкләре...
Кадерле дусларыбыз! Югарыдагы төп информацион хәбәребездә күргән булсагыз бәйгебезгә Арча шәһәре "Компьютер+" кибете спосорлык ярдәме күрсәтергә алынды. Узган елдагыча спонсор бүләкләре Гран-При һәм 5 юнәлеш буенча беренче урынга лаек булучыларга тапшырылачак.
Бүләкләрне әлбәттә компьютер, ноутбук белән эшләгәндә кирәкле булсын дип тәкъдим иттеләр. Болар bluetooth аркылы эшли торган тавыш көчәйткеч система (Гран-При), 16 ГБ флешкалар (5 юнәлеш буенча беренче урыннар)...
Истәлекле бүләкләрне тапшыру оештыручылар һәм җиңүчеләргә уңайлылыкны исәпкә алып шәхси төстә сөйләшенә.
Эшләр акрынлап килә, кайберләрен авторлар белән төзәтәбез, кайсын ничек дигәндәй (безнең бит әле тагын бер максатыбыз мондый эшкә тотынырга куркып торучыларны өйрәтеп җибәрү дә). Ә бүләкләр Сезне көтә!..
Ильфар
18 Апрель, 2018 - 13:51
Permalink
Гомуми бүләкләү тәртибе
Югарыдагы хәбәр язылгач кайбер өстәмә сорауларыгыз тумасын өчен ачыклык кертәбез.
Гран-При, I урын ияләре бәйгенең дипломы һәм истәлекле бүләккә лаек була. II-III урын ияләре бәйгенең дипломы белән бүләкләнә. Призлы урыннардан тыш барлык конкурсантлар да бәйгенең катнашучы дипломы белән билгеләнә. (күп кенә укытучыларның берничә төрле фән укытуын да исәпкә алып, дипломнарда болаерак язылачак: мәктәпнең тулы исеме (регион, район һ.б.) укытучысы Ф.И.О. бүләкләнә. Шәхсән фәнегезне дә күрсәтергә кирәк булса элемтә чаралары аркылы хәбәр итә аласыз.)
Дипломнар электрон төстә бәйгегә катнашу гаризасы җибәрелгән почтага юллана.
Ильфар
9 Апрель, 2018 - 09:44
Permalink
Сорау-җавап
Әлеге ялларда Казан шәһәре, Сарманнан эшләр кабул ителде...
Хөрмәтле коллегалар! Бәйгенең рәсми почтасына килгән эшләрне беренчел караганнан соң нигезләмәгә туры килү-килмәве ачыклана. Кагыйдәләргә туры килгән эшләрне үзебезгә күчермәләп алабыз һәм хат килгән почтага махсус җавап хаты юллыйбыз. Түбәндәге текстлы хат эшегезнең бәйгедә катнашуын хәбәр итәчәк:
Китапнамәгез таләпләргә җавап бирә. Бәйгегә кабул ителде. Уңышлар телибез! Барлык яңалыклар, сорауларга җаваплар рәсми битебездә: http://belem.ru/node/7526
Әгәр дә эшегез нигезләмә таләпләренә җавап бирмәсә хат җибәрелгән почтагыз, заявкагызда күрсәтелгән телефоннар буенча әлеге эшне дөресләп бетерү буенча элемтәгә чыгачакбыз...
Әлегә вакыт бар, бәйгедә катнашырга рәхим итегез!
P.S. Бәйге барышындагы яңалыкларны вакытында белеп торасыгыз, сорауларыгызга җавапларны тизрәк аласыгыз килсә барлык аралашу агымдагы рәсми интернет битебез аша барсын! Бәйге почтасы аркылы һәркемгә аерым хат юлларга өлгереп бетә алмавыбыз бар...
Ильфар
13 Апрель, 2018 - 09:36
Permalink
Эшләрне тәкъдим иткәндә...
Хөрмәтле коллегалар! Эшләрне тәкъдим иткәндә яндекс, гугл диск (һ.б) сылтамаларын дөрес алыгызчы. Сезнең компьютер яки ноутбукта ачык торган килеш эшегезне дискка урнаштырган битнең адресын түгел, ә нәкъ менә шушы эшегез урнашкан папка яки файлларга доступ ачып, аларның сылтамаларын бирегез. Алайса туры дискка сылтама гына җибәрүчеләр бар. Бу очракта сездә сезнең, бездә безнең дискларны гына ача андый сылтамалар...
Ильфар
7 Апрель, 2018 - 09:56
Permalink
Карап эшләү өчен
Быелгы нигезләмә буенча бераз үзгәрешләр бар, шулай да үрнәк өчен былтыргы җиңүче эшләрне карап чыгу зур ярдәм булыр. Рәхим итегез: I Россиякүләм «Китапнамә»ләр («Буктрейлер») бәйгесе нәтиҗәләре буенча ачык интернет база.
Ильфар
5 Апрель, 2018 - 08:44
Permalink
Катнашучыга ярдәмгә...
Бәйгенең былтыр узган рәсми интернет-битендә урнаштырган кайбер ярдәмлек хәбәрләрне дә яңартып җибәрергә кирәктер дип уйлыйбыз:
"...Катнашырга теләүчеләр өчен иң авыр нәрсәләрнең берсе видеофайлларны тәләпләргә яраклаштырып кысу (сжатие) икән. Кайберәүләргә МР4 форматына күчерешү дә кирәк. Моны истә тотып бераз гына ярдәм итеп җибәрәбез! Без тәкъдим иткән юл белән 250 МБлы видеофайл яхшы сыйфатта 37 МБлыга әйләнде!
1. Бу видеоүрнәкне карап эчтәлеген аңларга: яңа тәрәздә видеоны ачу;
2. Югарыдагы үрнәктә күрсәтелгән программаны үзегездә урнаштыру өчен күчермәләп алырга.
Видеоүрнәктә бик тәфсилләп аңлатыла. Сезгә бары тик программаны урнаштыруга видеоны аңа "өстерәп китерергә", Видео бүлегендә МР4 форматын сайлап кысу күчергечен 20 саны тирәсенә куярга кирәк. Аннары югарыдарак файлыбыз сакланасы папканы күрсәтеп Старт төймәсенә басабыз. Бу "Китапнамә"гез без тәкъдим ителгәннән зуррак булса. Булмаса бераз җиңеләйтү өчен кысуны 20дән кечерәк санда башкарып карагыз. Уңышлар барыгызга да!.."
Ильфар
26 Март, 2018 - 09:57
Permalink
Бәйгенең рәсми интернет битләре
Бәйгенең ике тигез хокуклы рәсми интернет бите эшли. Җәһәт һәм төгәл аралашу өчен барлык сораулар, фикерләр бары тик шушы битләрдә генә кабул ителә!
- belem.ru сайтының агымдагы бите;
- Кушлавыч мәктәбенең twitter челтәрендәге рәсми бите (мәктәпләрдә блокланмый).