Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татар әдәбиятын сөюче якын дусларыбыз! Хөрмәтле кулланучылар!
Инде сизгәнсездер, бу уку елыннан башлап "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесе бераз үзгәрешләр кичерде. Ай викторинасының кайсы татар шәхесенә багышланган булуын без хәзер алдан хәбәр итми башладык. Нигә дигәндә - теге яисә бу айда туган татар шәхесләре, гадәттә, берничә була. Һәм бары тик бер шәхес турында мәгълүмат урнаштырып, укучыларыбызның игътибарын бер генә шәхескә юнәлтеп, башка шәхесләргә карата игътибарны киметә төшәбез. Ә бит һәр шәхес үзенчә үзенчәлекле, үзенчә игътибарга лаек!
Шуңа күрә дә без ай шәхесен сер итеп сакларга һәм, шул рәвешле, һәр татар шәхесенә карата бер тигез мөнәсәбәт булдырырга, беркемне дә читтә калдырмаска тырышабыз. Күбрәк татар шәхесе белән кызыксынган саен татар әдәбиятының киң кырлы һәм бай булуын күрәсең.
Ноябрь ае шәхесе Кояш Тимбиковага багышлап 1 нче декабрь көнне үткәрелгән викторинабызда бу юлы 27 кеше катнашты. Бары тик бер кулланучыбыз гына викторинаны үтә алмады - 40 тан ким балл җыйды. Һәм, киресенчә, 5 кулланучы 100 балл җыеп, Кояш Тимбикованың тормыш юлы һәм иҗатын бик яхшы белүен дәлилләде. Һәм әлеге 5 кулланучы арасыннан 3 җиңүчене сайлап алдык:
- I урын - Мостафина Әлфия Вахит кызы, Казан шәһәре Совет районы 175 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы (нәтиҗә: 01:13);
- II урын - Ситдикова Гөлшат Муллаян кызы, методист/программист, Казан шәһәре (нәтиҗә: 02:21);
- III урын - Ахмадиева Йолдыз Рафис кызы, татар теле һәм әдәбияты буенча репетитор, Биектау районы (нәтиҗә: 02:46').
Шулай ук, 100 балл җыйган Энҗе Әхмәдиева (Казан шәһәре) белән Нурия Әхмәдиева (Биектау) исемле кулланучыларыбызны викторинабызда уңышлы катнашулары белән чын күңелдән тәбриклибез!
Барлык катнашучыларыбызга да уңышлар телибез. Әдәбиятыбыз яңа шәхесләргә баесын һәм көннән-көн күбрәк кеше татар әдәбияты белән ныграк кызыксына барсын, дигән теләктә калабыз!