Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Әле күптән түгел ВКонтакте һәм Инстаграм социаль челтәрләрендә #әдәбимарафон онлайн татар китапларын уку марафоны үткәрелгән иде. Иртәгә, 27 октябрь көнне, Татарстан китап нәшрияты Татнетны үстерү фонды белән берлектә әлеге проектта катнашкан аеруча актив әдәби марафончыларны бүләкләячәк!
Татарча китаплар укып марафонда актив катнашкан һәм әлеге тантанага чакырулы интернет-кулланучылар түбәндәгеләр:
- Фәния Лотфуллина (Фазлыева)
- Люция Аблеева
- Нәфисә Антоновага
- Гөлүсә Батталова
- Ләвисә Фәттәхова
- Әлфинур Низамиева
- Йолдыз Әхмәдиева
- Резида Волкова
- Рәмзия Мусина
- Әдилә Мәрдәнова
- Алсу Абаева
- Сәвия Тимуршина
- Денис Мансуров
- Алия Нуртдинова
- Инзилә Гыймадиева
- Гүзәл Гыйниятова
- Ләйлә Мирзаһитова
- Эльза Гыйззәтуллина
- Нәзирә Багутова
- Сәлимә Юнысова
- Динара Мөбарәк
- Сөмбел Әхмәтҗанова
- Айгөл Талипова
- Гөлшат Ситдикова
- Гөлүсә Закирова
- Фирая Абдуллина
- Клара Халиуллина
- Гөлүсә Шиһапова
- Гөлнара Мирзаян
- Алсинә Фәсхтдинова
- Розалия Кильметова
- Фирдүсә Әюпова
- Гөлия Замалеева
Тантанада җиңүчеләрне бүләкләргә танылган язучылар, шагыйрьләр, китап авторлары (Галимҗан Гыйльманов, Рифат Сәлах, Газинур Морат һ.б.) киләчәк. Китап укучыларга оештыручыларның дипломнары һәм рәхмәт хатлары, китаплар һәм башка төр кыйммәтле призлар бүләк итеп тапшырылачак. Татар китапларын укучылар әдипләрнең автографларын ала алачаклар, яңа чыккан китаплар һәм нәшрият яңалыклары белән таныша алачаклар.
#әдәбимарафон проектында катнашкан, татар әдәбиятын үз иткән һәркемне чын күңелдән котлыйбыз һәм тантанада көтеп калабыз!
Чара үткәрелү урыны: Казан шәһәре, Бауман урамы, 29 нчы йорт - Татарстан китап нәшрияты кибетенең китап укучылар белән очрашу залы
Чара үткәрелү көне һәм тантана башлану вакыты: 2017 нче елның 27 октябре - 14:00 сәгатьтә.
-----------------------------
21 көнлек көзге китап уку онлайн-марафоны барышында 50 гә якын кеше 21 көндә 60 лап татар язучысының китапларын һәм әсәрләрен укыган, #әдәбимарафон хэштегы белән ВКонтакте социаль челтәрендә 662, ә Инстаграмда 211 язма урнаштыр:
- Адлер Тимергалин
- Айгөл Әхмәтгалиева "Баланнарда бал тәме", "Таллы күлдә былбыл бар"
- Аяз Гыйләҗев "Әсәрләр" 2 том (шуо исәптән - "Тәрәзәләр", "Әтәч менгән читәнгә", "Өч аршин җир", "Өч тәгәрмәчле арба", "Качак", "Йәгез, бер дога!"
- Барлас Камалов “Язмыш сәхифәләре”
- Габделбар Ризванов "Ике аккош"
- Габделхай Сабитов "Ай сукмагы"
- Габдулла Тукай "Кызыклы шәкерт""
- Галимҗан Гыйльманов "Бөкре", "Оча торган кешеләр", "Китек ай"
- Гафур Каюмов "Сагынырсың әле син дә бер"
- Гаяз Исхакый "Сөннәтче бабай", "Кәләпүшче кыз"
- Гөлнур Айзетуллова "Өч мизгел"
- Гөлүсә Батталова "Бер йотым бәхет"
- Дамир Гыйсметдин "Боҗра буйлап"
- Дилбәр Булатова "Туй"
- Әлфия Ситдыйкова "Яшәр өчен килдем"
- Әмирхан Еники "Гөләндәм туташ хатирәсе", "Әйтелмәгән васыять", "Кичке шәфәкъ"
- Җәүдәт Дәрзәман "Җиләкле көннәр"
- Зифа Кадырова "Көтеп узган гомер", "Бәхеткә юл кайдан?"
- Зөлфәт "Ходай сулышы"
- Зөфәр Галиулла "Киндер биштәр"
- Илсөяр Иксанова "Балан чәчәге"
- Камил Кәримов "Игезәкләр йолдызлыгы"
- Ландыш Габдрахманова "Яшим - димәк, яратам"
- Лена Шагыйрьҗан "Кәрәз төбе каты бал..."
- Ләлә Гыймадиева "Мин аңа бәхет телим"
- Люция Әблиева. "Гөнах шомлыгы", "Сөюемнең тәңресе"
- Марат Әмирханов "И кылган догам минем"
- Марат Кəбиров "Бердəнбер һəм кабатланмас", "Мәхәббәт яңгыры"
- Марсель Галиев "Рух", "Сайланма әсәрләр".
- Мәгъсүм Насыйбуллин "Күктән иңгән дәлил"
- Мәдинә Маликова "Янар таулар яктысында", "Арыш тәме", "Өермә", "Алтын ятьмә", "Мендем биек тауларга", "Тылсым", "Язгы такыялар", "Юкә чәчәк аткан чак иде", "Басып сайрар талы бар"
- "Мин әйттем" җыентыгы
- Мөсәгыйт Хәбибуллин "Шайтан каласы", "Илчегә үлем юк"
- Нәбирә Гыйматдинова “Сөйлим, тыңла”, "Беләсеңме, сагындым", "Үзем генә беләм", “Ак торна каргышы”
- Нәкыйп Галимов "Җырчы чишмәләр"
- Рабит Батулла "Сөембикә", "Юл буенда зәңгәр чәчәк"
- Равил Садыков "Моң ага"
- Рахман Шәфигуллин "Капкын"
- Рашат Низами "Без яшибез..."
- Рәмзия Габделхакова "Нишләттегез Гөлкәйне", "Тау артында кояш бар"
- Ринат Мөхәммәдиев "Истәлек өчен - Гыйлемханга..."
- Роза Хамидуллина "Күңелем җырлый"
- Рөстәм Галиуллин "Юлларда җил ак иде..."
- Сәйдә Зыялы "Югалту"
- Суфиян Поварисов "Пәйгамбәр таңы"
- Тәлгать Галиуллин "Тәүбә"
- Туфан Миңнуллин, "Сайланма әсәрләр" 8 том,
- Факил Сафин "Былбыл оясы"
- Фатих Кәрим "Кыр казы"
- Фатих Хөсни "Сайланма әсәрләр"
- Фәнис Яруллин "Җилкәннәр җилдә сынала", "Мәхәббәт - артык мәшәкать", "Хәтер төпләрендә утлы күмер"
- Фәрит Яхин "Умырзая"
- Фәүзия Бәйрәмова "Һиҗрәт"
- Фирдәвис Зариф "Ак бүре рухы саумы"
- Флүс Латыйфи "Хыянәт"
- Фоат Садриев "Таң җиле", "Бәхетсезләр бәхете"
- Хәбир Ибраһим. "Ялгыз тәкәрлек"
- Шәүкәт Галиев "Илһамым - мәхәббәтем"
Әдәби марафон проекты материаллары белән танышу өчен ВКонтакте яисә Инстаграм социаль челтәрләренең эзләү юлында #әдәбимарафон хэштегын җыярга кирәк.