Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Хөрмәтле кулланучыларыбыз!
"Белем җәүһәрләре 2017" VIII Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамланып килә!
Бәйге татар телендә ясалган, фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәләре белән бәйле интернет-ресурсларны барлау, аларны дөньяга таныту, әлеге ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылып үткәрелә.
Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
- "Укытучы - җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә укытучы шәхесенә һәм аның эшчәнлегенә багышланган, интернет-проектны ясауда укытучы(лар) үз(ләр)е төп өлеш керткән интернет-проектлар катнаша ала.
- "Укучы - җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә укучы(лар) ясаган һәм үзләренең белем алу белән бәйле эшчәнлекләрен чагылдырган интернет-проектлар катнаша ала.
- "Гаилә һәм башлангыч белем җәүһәрләре" номинациясе. Әлеге номинациядә балалар бакчасы/башлангыч мәктәп тормышын чагылдырган, башлангыч белем бирүгә багышланган яисә интернет-проектны ясауда шул яшьтәге баланың зур өлеше кергән, гаиләләр ясаган, гаиләләр өчен ясалган, иман һәм тәрбия өлкәсендә файдалы мәгълүмат чыганагы булган интернет-проектлар катнаша ала.
- "Урта белем - яшь җәүһәрләр" номинациясе. Әлеге номинациядә урта гомуми белем мәктәбе тормышын яисә урта белем бирү мәктәпләре каршында эшләп килүче түгәрәкләр эшен чагылдырган интернет-проектлар катнаша ала.
- "Югары белем – фән җәүһәрләре" номинациясе. Әлеге номинациядә махсус урта һәм югары уку йортлары тормышын чагылдырган интернет-ресурслар, студентларның һәм фән хезмәткәрләренең фәнни темага багышланган интернет-проектлары, фән үзәкләре һәм китапханәләрнең сайтлары катнаша ала.
- "Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә татар мәдәниятенә, аның тарихына, шулай ук белем һәм тәрбия бирү өчен зур әһәмияткә ия булган, төрле файдалы темаларга багышланган интернет-проектлар катнаша ала.
- ".tatar домены - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе. Әлеге номинациядә .tatar доменында урнашкан, татар телендә киң катлау укучылар өчен файдалы мәгълүмат чыганагы булган интернет-проектлар катнаша ала.
- "Күренекле татар җәүһәрләре" номинациясе. Әлеге номинациядә күренекле татар шәхесләренә (галимнәр, язучылар, шагыйрьләр, драматурглар, артистлар, рәссамнар, дәүләт эшлеклеләре, спорт осталары, табиблар һ.б.) багышлап ясалган бай мәгълүматлы интернет-проектлар катнаша ала.
- "Җәүһәрләр галәме" номинациясе. Әлеге номинациядә бөтен дөньяга сибелеп яшәгән халкыбызны берләштереп, татар халкын, татар телен һәм мәдәниятен саклап торган татар оешмалары/берләшмәләренең рәсми сайтлары катнаша ала.
Бәйгедә катнашу өчен иң элек сайтта ФИОны тулысынча (!) күрсәтеп теркәлергә кирәк. Гариза электрон формада урнаштырыла. Формада аермачык тутырылырга тиешле түбәндәге позицияләр бар: интернет-проект (сайт, портал, блог) исеме, интернет-проектның URL адресы, номинация, ФИО тулысынча, e-mail адресы, яшәү урыны/адрес, бәйге нигезләмәсе белән танышып аның белән килешү.
Бәйгенең рәсми сайты адресы - http://konkurs.belem.ru.