90 көндә миллионер булып буламы? 25-31 нче көннәр. Вакыт бәясе

90 көндә миллионер булып буламы? 25-31 нче көннәр. Вакыт бәясе

<< БЕРЕНЧЕ КӨН

Дуслар!

90 көнлек марафоным дәвам итә. Соңгы 24 көндә мин шулкадәр үзгәрдем ки, тормышка карашым, уй-фикерләрем шактый нык үзгәрде. Вакытның кадерен ныграк аңлый башладым, аны файдалы эшләр эшләүгә юнәлттем. Файдалы дигәндә - кешеләргә дә файдалы, үземә дә файдалы. Элек мин үзем турында еш кына оныта идем...

Шуңа да блогны атнага бер генә язарга планлаштырдым. Аны да нигездә үткән атнага күзәтү ясау, атна киңәшләрен бирү һәм кайбер планнарым белән уртаклашу өчен генә кулланырга исәп.

Атна бик тыгыз булды. Чаллыга барып "Яшь татнетчылар" бәйгесе финалистларын бүләкләп кайттым, "Идел" журналы белән берлектә "Идел кызы" бәйгесе финалын үткәрдек, 7 нче сыйныф өчен физика дәреслеген һәм информатикадан ОГЭ вариантын татар теленә тәрҗемә иттем, танышларым үтенече буенча аларга кафель плиткасы җәйдем, заказ буенча сайт ясадым, тагын бер компаниянең сайтын популярлаштыру өчен SEO хезмәтләрен башкара башладым, бер уку йорты өчен дистанцион тест системасы эшчәнлеген оештырдым, яңа бизнес буенча эшчәнлек алып бардым, күп укыдым, инглиз телен өйрәндем һ.б.

Бүген марафонның беренче ае тәмамланды. Юлның инде өчтән бер өлеше үтелгән. Иң катлаулы өлеше үтелгән. 

Финанслар әле кулга керә башламады, әмма килешүләр һәм андагы суммалар 250 меңгә җитте инде. Соңгы айларда эшләр тизләнер, калган сумманың 3/4 өлешен тизрәк эшләп таба алырмын, дип өметләнәм.

Көн дә эшләремне тагын да төгәлрәк планлаштыра башладым. Төгәл план булганда күбрәк эш башкарып һәм ялга да вакыт калдырып була. 

Бу атнада берничә компаниянең директорлары белән таныштым. Бик яхшы кешеләр. Эш-ниятләре - кешеләргә яхшылык эшләү. Яхшылык эшләгән вакытта үзләрен дә онытмыйлар, бизнеслары ныгый бара. Алар белән дуслашуыма һәм хезмәттәшлек итүемә шатмын.

Иртәгәдән яңа атна башлана. Яңа мөмкинлекләр, планнарны тормышка ашыруның яңа атнасы. Кем өчендер соңгы кыңгырау яңгырый, кемнәрдер көн-төн эштә, кемдер эшсез интегә, кемдер ... . Мин яңа үз тормышым белән яшим. 

БУ АТНА КИҢӘШЛӘРЕ

1. Вакытыгызны ничек сарыф итүегезне, вакытыгызның бәясен анализлагыз.

Гади кеше үзен айлык хезмәт хакы белән бәяли. Аена 10 мең, аена 20 мең, аена 30 мең, ... . Бәлки үзегезне сәгатьләрдә бәяләп караргадыр?! Атнага 40 сәгать, аена - 160 сәгать. Хезмәт хакы 20 мең сум дип алыйк.

20 000 / 160 = 125 сум. Сез сәгатенә 125 сум акча эшлисез... Ә тәүлегенә 24 сәгать дип алсак?

2. Вакытыгызны юк-барга тотмыйсызмы? Телефоннан юк-бар сөйләшүләргә, ВКонтакте яисә башка социаль челтәрдә вакытны бушка уздырып утыруга яисә телевизордан юк-бар тапшырулар карауга?

Бу вакытыгызны файдалы эшкә юнәлтеп карагыз һәм аны гадәткә кертегез. Мәсәлән, файдалы китап укып үзегезне камилләштерүгә, спорт белән шөгыльләнүгә яисә акча китерә торган эш эшләүгә.

Көннәрегез күңелле һәм файдалы үтсен!