Еллык белемне бәяләү өчен тестлар (татар мәктәбенең 6 нчы сыйныфы өчен)

Тестлы биремнәрне үтәү өчен, 45 минут вакыт бирелә. Биремнәр 2 вариантта тәкъдим ителә. Һәрберсе өч өлешкә бүленгән: беренче өлеш – 1 – 14 нче биремнәрдән тора, икенче өлеш – 15 – 16 нчы биремне үз эченә ала, өченче өлеш – 17 – иҗади бирем, миниатюр сочинение язуны күз алдында тота. Беренче өлештәге биремнәрнең һәрберсенә җаваплар бирелгән, алар арасында берсе генә дөрес, шуны сайлап язарга кирәк. Мәсәлән, 1 – ә. Һәр дөрес җавапка 1 балл куела. Икенче өлештәге биремнәргә җавапны үзегез уйлап язарга тиеш. Дөрес эшләнгән һәр биремгә 2 балл куела. Өченче өлештә иҗади эш башкарыла. Дөрес язылган җавапка 3 балл куела. Балларны билгегә күчерү. Максималь баллар суммасы – 21. 20 – 21 балл – “5”ле; 16 – 19 балл – “4”ле; 12 – 15 балл – “3”ле; 11 һәм түбәнрәк балл – “2”ле.

Тест ахырында дөрес җаваплар һәм эшләрне анализлау өчен форма да тәкъдим ителә.

Беркетелгән файлКүләме
Файл сүз төркемнәрен кабатлау тест 2 вариантта.docx40.05 KB