90 көндә миллионер булып буламы? Сигезенче көн. Бизнес-тренинг алдыннан уйланулар

90 көндә миллионер булып буламы? Сигезенче көн. Бизнес-тренинг алдыннан уйланулар

<< БЕРЕНЧЕ КӨН

Марафон дәвам итә! Бүген - сигезенче көн!

Инде үземне эчтән үзгәртеп бетердем кебек. Инде бер атна дәвамында башыма бер тискәре фикер дә кертмәдем. Бары тик оптимистик фикерләр генә, бары тик яхшы идеяләр генә.

Шулай да, баш мие вакыт-вакыт карыша. Башка төрле уйлар килә. Арыганныкы, мөгаен. Мотивацияне саклап тоту өчен блокнотыма миллиардерларның фикерләрен, цитаталарын язып барам. Бүген шундый фикер укыдым: "Бизнес белән 80% кына шөгыльләнеп булмый, аның белән 100% шөгыльләнергә кирәк!".

Килешәм. Үз профессияңнең остасы булу өчен сиңа 100% оста булу кирәк. Юк икән, димәк син бу һөнәрне әле үзләштермәгәнсең, дигән сүз. Я син - 100% укытучы, я - 100% хирург, яисә - 100% төзүче, яисә - 100% бизнесмен...

Сез 100% төзүче булмаган кеше төзегән күп катлы йортта яшәр идегезме? Профессионаллар салмаган?! 100% укытучы булмаган кешегә балагызга белем бирергә теләр идегезме? 100% психолог булмаган кешегә үз проблемаларыгызны сөйләр идегезме? 100% хирург булмаган хирургка операция өстәленә барып ятар идегезме?!

Бу сүзләр миңа бик нык тәэсир итте. 10 ел дәвамында "Белем.ру" оешмасын җитәкләп тә, үземнең 100% бизнесмен булмаганымны тоям. Бәлки моңа 100% татар булуым комачаулагандыр?! Ничектер тел, милләт, мәгариф өчен дип эшләдем. Үзем өчен уйларга оныттым.

Самолетта шундый кагыйдә бар, диләр. Берәр һәлакәт көтелсә - парашютны иң беренче сабый балага түгел, ә аның әнисенә кидерәләр, ди. Сабый бала (1-3 яшьлек) парашют киеп кенә исән калмаска мөмкин, ә парашютлы ана баласын да, үзен дә саклап кала ала. Ягъни үз аягында ныклы басып торган кеше генә башкаларга булышырга сәләтле... 

Башка начар уйлар керә башлауга - атнаның уңай нәтиҗәләрен искә төшерә башлыйм! Бу атна дәвамында үземне үзгәртү көтелмәгән яхшы нәтиҗәләр бирде! Кичә язганымча, соңгы 2 көндә 2 килешүгә кул куйдым. Икесе бергә - 75 мең сум чамасы чыгачак. Әмма әле бу эшләрне эшлисе бар. Акчалар эшләгәч кенә минем кесәгә кереп утырачак. Тизрәк эшләп тапшырырга телим. Нигә дигәндә - 16 май көнне Яр Чаллы шәһәрендә III Республикакүләм "Яшь татнетчылар" интернет-проектлар бәйгесенең җиңүчеләрен котлау тантанасы үткәреләчәк. Конкурста быел 15 бала катнаша (15 гариза кабул ителде). Балаларга матуррак, сыйфатлырак, яхшырак бүләкләр аласы килә. Ашыкмас та идем - Татнетны үстерү фондының элегрәк җыелган акчалары (20 меңгә якынИнтехбанкта калдылар. Әле кайтарачаклармы-юкмы - билгесез. Узган елгы кебек Таттелеком компаниясе бәйгенең күпмедер дәрәҗәдә иганәчесе була алыр, балаларга яхшы бүләкләр тапшыра алырбыз, дип ышанам. Инде 30 апрель көнне үк җиңүчеләр билгеле булачак һәм Белем.ру порталында финалистларның исемлеген урнаштырачакбыз!

PS. Әлеге блогны укыган кешеләр Татнетны үстерү фондына, бу чараларны матур итеп үткәрү максатыннан, фондның рәсми сайтына кереп ярдәм итә алалар.

Әлбәттә, ярдәм йөзеннән килгән акчаларны мин әлеге марафон кысаларында исәпкә алмаячакмын. Беренчедән - мин гаделлек яратам. Икенчедән, кешеләр бер-берләренә ярдәм итәргә ашыгып тормыйлар... Кайберәүләр хәтта туганнарына да булышмый. 1-2 мең дә акча җыелмас дип уйлыйм. Кешеләргә ышанмаска өйрәндем. Дәүләткә дә. Үземә генә ышанам. Хотя юк. Кешеләргә ышанырга кирәк!

Узган ел 500 сум белән бердәнбер ярдәм иткән Әлфинур апага бу уңайдан тагын бер рәхмәт әйтәсем килә. Аның 500 сумына мин "Милли" чәчәкләр студиясенә барып бер матур букет чәчәк алдым да, "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесе финалистына бүләк иттем. Чара бик күңелле үтте. Татар әдәбиятын яраткан кешеләр бу бәйге турында яхшы беләләр.

Быел "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесенең финалы бераз кичектерелә. Татарстан Язучылар берлегенең эшләре быел бик тыгыз килеп чыкты. Шуңа күрә дә әлеге бәйгене "Белем.ру" оешмасының юбилее уңаеннан җәй аенда үткәрербез, дип планлаштырып торабыз. Тизрәк акча эшләргә дә, уй-хыялларны тормышка ашырырга кирәк!!! Дистә елга якын Белем.руның дуслары булган укытучыларны бергә җыеп берәр районда татар укытучылары Сабан туен да үткәрәсем килә. Бар да акчага килеп төртелә...

Менә сезгә үземнең күңелемдә булган уй-кичерешләр белән бүлештем. Эш күп, китап укырга бүген вакыт булмады. Китап укуым белән бүген мактана алмыйм.

Сизәсезме, күңелем бер күтәрелә, бер төшә. Стабиль яхшылык кирәк. 100% бизнесмен булу өчен - 100% бизнесмен кебек фикерләү кирәк! Шуңа да берәр специалистның - 100% бизнес-тренерның тренингын үтү кирәк, дип таптым.

Тизрәк эффект булсын өчен, инде иртәгә үк Казанда үтә торган бизнес-тренингка язылдым. Вәсилә исемле таныш бизнес-тренер оештыра. Иртәгә кич тренинг нәтиҗәләре белән сезнең белән дә уртаклашырмын.

Кстати, киңәшләргә күчәр алдыннан сезгә соравым бар. Видеоблог алып барыйммы икән? Кимендә 10 кеше әлеге язмам ахырында "Әйе, кирәк" дип комментарий калдырган көннән башлап блогның бер өлешен видеоблог буларак та алып бара башларга сүз бирәм! 

КИҢӘШЛӘР

1. Үз алдыгызга максатлар куйган вакытта - иң беренче чиратта кешеләр өчен файдалы максатлар куегыз. Файда үзегез өчен генә түгел, башкалар өчен дә сизелерлек булсын. 

2. Үз өлкәгездә 100% белгеч булыгыз! Нинди генә өлкәдә эшләсәгез дә!!!

3. Мөмкин булса, бизнес-тренингларга йөрегез. Инде уңышка ирешкән кешеләр белән күрешегез, дуслашыгыз, аралашыгыз, тәҗрибә алыгыз.

4. Күңелегез төшенке булса - ятып йоклагыз. Йоклаганда баш мие ял итә, икенче көнне иртән торганда башыгызга идея килеп, алдыгызда торган мәсьәләне хәл итә алачаксыз!

Йокларга вакыт! Тыныч йокылар! Якынлашып килгән бәйрәмнәр белән! Май бәйрәмнәре дуслар-туганнар белән күңелле үтсен!

ТУГЫЗЫНЧЫ КӨН >>