90 көндә миллионер булып буламы? Алтынчы көн. Ныклы рух - ныклы адымнар!

90 көндә миллионер булып буламы? Алтынчы көн. Ныклы рух - ныклы адымнар!

<< БЕРЕНЧЕ КӨН

Дуслар! Бүген - 26 апрель! Татар рухының иң югары ноктасы! Зур-зур трибуналарга менеп "Мин - татар!" дип лаф ора торган көн! 

Шаяртам инде. Бүген - яраткан шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне! Нәкъ менә аның шигырьләре татар халкының рухын саклап тота. 

Бу уңайдан бүген Бауман урамында үткәрелә торган "Мин татарча сөйләшәм" тамашасына мин дә килеп чыгарга булдым. Монда минем бик күп дусларым киләчәген беләм. Кайчандыр "Мин татарча сөйләшәм" акциясен оештыруда мин дә күпмедер өлеш кертә алган идем. Бу матур бәйрәмне беренче мәртәбә оештырып җибәргән Илшат Сәетов, Римма Бикмөхәммәтова, Алия Сабировалар да бүген биредә иделәр. Алар белән күрешү, концерт тамашасына килгән яшьләргә карап, яшь егетләр һәм кызларның активлыгын күрү дә минем рухымны күпмедер дәрәҗәдә күтәреп җибәрде.

Кстати, бүген Римманың туган көне! Ул 26 апрель көнне Тукай белән бер үк көнне дөньяга килгән. Кулы тулы чәчәкләр. Елмая, шатлана! Бергә фотога төшәргә каршы килмәде. Кайчандыр, миңа авыр вакытта нәкъ менә ул ярдәм кулын сузган иде. Мин аңа һәрвакыт рәхмәтле булып калачакмын! Бүген мин күргән шат, бәхетле Римма булып, сау-сәламәт булып озын гомер яшә, дустым!

Тамашачылар төркеменнән читтә бер егетне күреп алдым. Аның белән фотога төшәргә дип кызлар озын чиратка тезелгәннәр. Кем дисәм - Татар малай икән... :) Күптән түгел бер яңа проект мине дә аның белән таныштырган иде.

Кызлар саны бераз кимегәч, Ринат янына (Татар малайның чын исеме шундый) мин дә якын килә алдым. Бераз гына сөйләшеп тордык. Безне бер дус папарацци фотога төшереп тә алган әле (фото Инстаграмнан алынды).

Бауман урамында бүген Татар Википедиясе үсешенә зур өлеш керткән Рашат Якупов та, "Гыйлем" проекты авторларының берсе Айдар Шәйхин да, бөтен дөньядагы татар яшьләрен бергә җыеп рухландыручы "Идел" яшьләр үзәге командасы да, башка күп кенә дусларым да бар иде. Барысы да минем кебек үк татар рухын тоярга килгәннәр, мөгаен.

Габдулла Тукай һәйкәле бүген аеруча нык игътибар үзәгендә булды. Аның янында шигырьләр дә укыдылар, Тукайга рәхмәт тә әйттеләр, нотыклар да сөйләделәр. Һәйкәлгә бүген бик күп чәчәк салынды.

Ятим булып үсеп, еш кына чирләп ятып та, ничек әле Габдулла Тукай шундый нык рухка ия булган икән? Үзе генә рухи яктан бай булып калмаган, башка дусларын да, бик күп кенә татар шәхесләрен дә рухи яктан өскә күтәрә алган?! Рухны ныгыту өчен нишләргә кирәк?

Бу турыда мин бүген иртән иртүк уйлана башладым. Тукайның туган көнен дә истә тотып шундый шигырь дә яздым:

Рухың кайда синең, татар?!

Рухың кайда синең, татар?!
Югалттыңмы, саттыңмы?
Инде миңа кирәкми дип
Җиргә бәреп ваттыңмы?

Рухың кайда синең, татар?!
Сандыкларда ятамы?
Әллә чит илләргә китеп
Анда чәчәк атамы?

Рухың кайда синең, татар?!
Үсәме ул, корыймы?
Тернәкләнеп китү өчен
Су сипкәнне сорыймы?

Син бел, татар, рухың синең
Югалмаган, сау, исән!
Тернәкләнер - туган телдә
- Әйе, мин - татар! - дисәң!

Татар йөрәге тибүен
Күкрәгеңдә тоярсың.
Бар рухыңны, бар көчеңне
Күкрәгеңә җыярсың.

Татар рухы тернәкләнер,
Нык басар аягына.
Җир шарына күзеңне сал -
Татар юк кайда гына?!

Рухың кайда синең, татар?!
Рухың гел үзең белән!
Мин - татар! Минем рухым бар!
Мин горур үзем белән!!!

Күп кенә шәхесләрнең, геройларның шәхси батырлыклары башка кешеләрнең дә рухларын күтәрергә сәләтле. Мәктәптә укыганда без Советлар Союзы Герое Алексей Маресьев батырлыгына шакката идек. Борис Полевойның "Повесть о настоящем человеке" дип исемләнгән әсәрен укымаган пионер булдымы икән?!

Аннары үзебезнең татар халкының да батырлары, ныклы рухлы кешеләре барлыгын белдек. Аларның берсе - Советлар Союзы Герое, каһарман-шагыйрь Муса Җәлил.

Инде һөнәрләр үзләштерә башлагач, һәр өлкәдә дә үзенең батыр кешесе булуы ачыкланды. Хезмәт Геройлары, Ватан Сугышы һәм Дан ордены ияләре һ.б. Үз халкыңның гына түгел, үз шәһәреңнең, үз районыңның, үз авылыңның, үз урамыңның. Ныклы рухлы кешеләр безнең өчен һәрчак үрнәк булып торалар.

Бүгенге көндә күп кенә яшьләрне миллионерлар, миллиардерлар рухландыра. Акча заманы. Текә машиналар заманы. Селфи заманы. Шоу-тамаша заманы. Гади батырлыклар белән кешеләрне шаккаттырып булмый. Шуңа күрә күпләр, беренче уңышларының нәтиҗәсен тоя алмыйча, бирешәләр, төшенкелеккә төшәләр. Гади массага әйләнәләр. Рухның ныклыгын саклап кала алмыйлар. Даими мотивация, даими уңышлар кирәк...

КИҢӘШЛӘР

1. Рухны күтәрә, мотивацияне арттыра торган китаплар хәзер бик күп. Алырга да укырга  кирәк. Укып кына калырга гына да кирәкми - укып чыгуга эш-гамәлләр күрсәтергә кирәк! Укып чыгуга уку - укыганны тормышка ашырырга! Китаплар гына түгел - аудиокитаплар, документаль һәм нәфис фильмнар бар. Минем киштәдә Марсель абый Галиевның "Рух" дип исемләнгән китабы бар. Буш вакытларда ара-тирә әлеге китаптан өзекләр алып укырга яратам.

2. Рухы ныклы кешеләр белән дуслашыгыз, алар белән ешрак аралашырга тырышыгыз. Аларның ни рәвешле шундый батырлыклар эшли алуларын белешегез. Алардан киңәшләр сорагыз. Алар бәлки сезне кураторлыкка алырлар? Аларның мәктәбен узып бәлки сез дә якын киләчәктә шундый батыр, рухы нык кешегә әверелерсез? Кстати, Казанга Ник Вуйчич килгән иде. Аның белән очрашуга бара алдыгызмы? Нинди кешеләр белән очрашканыгыз бар? Алар турында комментарийларда язсагыз яхшы булыр иде.

3. Нинди дә булса киртәгә очрасагыз, абынсагыз - торыгыз! Атлап узыгыз! Урап узыгыз! Шуны белегез - кара полосадан соң ак полоса килә! Бирешмәгез! Тыныч кына өстәл артына утырыгыз да, кәгазь һәм ручка алып, бу каршылыкларның ни сәбәпле килеп чыгуын языгыз. Аларны ничек җиңеп чыгу юлларын языгыз да, бу каршылыкларны сызып ташлагыз! Каршылыклар инде булмаячак, бу авырлыклардан чыгу юллары гына булачак! Икенче көнне иртән уянуга бу юнәлештә батыр адымнар атлагыз! 

4. Иртән көзге каршына басыгыз да, үзегезнең күзләрегезгә төбәп карагыз. Игътибар итегез - алдыгызда басып торган кеше сезгә ошыймы?! Җебегән, булдыксыз кеше басып торамы анда? Әллә тәвәккәл, батыр кешеме? Батыр, нык рухлы кеше роленә керегез. Хәзер ничек? Шундый кеше булсагыз әйбәт бит, әйеме? (Батыр, нык рухлы кешене кырыс, тупас кеше белән бутый күрмәгез. Болар - икесе ике кеше!)

5. Рухны күтәрү өчен миңа физик күнегүләр ярдәм итә. Отжимание, гантельләр күтәрү һ.б. Үзеңдә көч тоясың, рухи халәтең дә яхшыра. Диванда бөгәрләнеп яткан кешедә рух ныклыгы минималь була...

6. Рухны ныгыта торган фикерләрне, мәкальләр һәм цитаталарны язып бару өчен махсус блокнот сатып алыгыз. Мин бүгенннән башлап менә шундый блокнотны тутыра башлыйм.

Рухыгыз ныклы булсын!

------------------------------------

ps. Блокнотым өчен беренче цитатаны да таптым. )))

Без булдырабыз! Минтимер Шәймиев

ҖИДЕНЧЕ КӨН >>