Татар мәгарифе порталы
Сез монда
“Илһам” Бөтенроссия яшь иҗатчылар бәйгесендә җиңүчеләр билгеле булды. Аларны бүген “Баскет-холл” комплексында бүләкләделәр.
Татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, барлау, яшь язучыларны таныту, осталыкларын үстерергә ярдәм итү максатыннан оештырылган конкурсны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Язучылар берлеге, Казан федераль университеты уздыра.
“Өметле киләчәк” номинациясендә 10 кеше бүләкләнде. Болар – Адилә Сафина (Чистай), Нурфия Заһидуллина (Теләче), Камилә Нәҗипова (Кукмара), Нәргизә Бәхтиярова (Казан), Айгөл Хәкимова (Кукмара), Адилә Сабирова (Балтач), Азалия Шәйхәйдәрова (Яр Чаллы), Зәлия Абдуллина (Теләче), Сөмбел Хөсәинова (Апас), Әминә Әхмәтгалиева (Алабуга).
“Яшь журналист” номинациясендә җиңүчеләр: Нәфисә Вәлиева (Актаныш), Диләрә Мостафина (Лениногорск), Лилия Әкбәрова (Минзәлә), Айгиз Мөхәммәтҗанов (Лениногорск), Динар Гыйздәтов (Мөслим), Илүзә Кашапова (Мөслим), Самат Миңнеханов (Балык Бистәсе), Талия Төхфәтуллина (Арча), Илүсә Гатауллина (Чистай).
“Яшь драматург” номинациясендә җиңүчеләр: Айзилә Хөрмәтуллина (Актаныш), Алинә Габдрахманова (Балтач), Айгөл Дәүләтшина (Чистай), Лиана Хәйруллина (Ютазы), Филүсә Нуруллина (Чистай), Гөлинә Галимҗанова (Чирмешән).
“Яшь прозаик” номинациясендә җиңүчеләр: Нәзилә Закирова (Алабуга), Нәфис Хөснетдинов (Яңа Чишмә), Нурия Бакирова (Башкортстан), Әлфия Рәхимова (Әлмәт), Алинә Хәбибуллина (Актаныш), Ильяс Багауов (Азнакай), Ризидә Мортазина (Әлмәт), Язилә Гыйниятуллина (Чирмешән), Энҗе Хәйруллина (Чистай).
“Яшь шагыйрь “номинациясендә җиңүчеләр: Рената Галиева (Әгерҗе), Рушания Мурзаханова (Оренбург өлкәсе), Айзәрә Сафина (Актаныш), Рузалия Хөрмәева (Актаныш), Энҗе Галимова (Балык Бистәсе), Гөлүсә Арикеева (Саба), Алинә Солтанова (Яр Чаллы), Айгөл Сафина (Чирмешән), Салават Кадыев (Кама Тамагы).
Гран-прины Инзилә Хөсәенова (Азнакай) яулады.