Татар мәгарифе порталы
Республикабыз укучыларын йөртергә ГОСТ таләпләренә туры килмәүче автобуслар сатып алыну вакыйгасы тикшерү органнары тарафыннан каралды.
Татарстан Республикасы Прокуратурасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “КАВЗ” маркалы мәктәп автобусларын сатып алганда “Товар китерүгә, эш башкаруга, дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларына хезмәт күрсәтүгә заказалар бирү турындагы” Федераль законын үтәү–үтәмәүләрен тикшерде.
Нәтиҗәдә, сатып алынган 27 автобусның 22 ГОСТ таләпләренә туры килми. Ягъни, ГОСТның Р 51160-98 «Балалар йөртү өчен автобус” пунктын боза. Ләкин таләпләр туры килмәсә дә, автобусларны сатып алуга актка кул куелган. Бүгенге көндә Татарстан Республикасының Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе боерыгы нигезендә бу автобусларны куллану тыела.
ГОСТ таләпләренә туры китерерлек итеп мәктәп автобусларын киредән җиһазландыру өчен 5400 мең сум акча сорала. Бу сумма сатып алынган автобусларның базар бәясеннән 142 процентка артыграк.
Тикшерү материаллары Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча Прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитетының Тикшерү идарәсенә юлланган. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Белем бирү процессын комплексы тәэмин итү бүлеге җитәкчесе автобуслар сатып алу актына кул куйганы өчен җинаять җаваплылыгын тотачак. Бу турыда Татарстан Республикасы Прокуратурасының матбугат үзәге хәбәр итә.
«Татар-информ» материаллары буенча әзерләнде.